Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Зирекледә хәйрия концерты

26 октябрьдә Зирекле АМЙ да Зирекле авылында яшәүче онкоавыру балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырылган.


Тамашачылар алдында рәхмәт сүзләре белән Зирекле мәчете имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдиновлар чыгыш ясаган.
Зирекле, Әдәмсәдән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Ленинодан “Сурэкэ” фольклор ансамбле һәм Тубылгы Таудан “Хыял” вокаль ансамбле  тамашачыларны җыр-моңнары белән сөендергәннәр. Концертны Зирекле АМЙ директоры Зөмәрия Сәлимова алып барган.
Мәдәният йорты фойесында “Аҗаган” яшүсмерләр клубына кул эшләре түгәрәгенә йөрүче балалар ясаган әйберләр сату күргәзмәсе дә оештырылган.
Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмгән. Беренче карашка бүгенге мәшәкатьле дөньяда да акция кешеләрнең үзләрендә кеше хәлен уртаклашу, анда катнашу, ихлас күңеллелек һәм кешелеклелек кебек сыйфатларны саклап кала алуларын күрсәтә. Җыелган акчалар балаларның гаиләләренә тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев