1 апрель — Халыкара кошлар көне
Әлеге көн уңаеннан, «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» җитәкчесе Гөлүсә Баһаветдинова «Ромашка» балалар бакчасы өчен «Безнең кошкайларыбыз» дигән күңелле дәрес үткәрде.
1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзалана. Россия 1927 елда бу килешүгә кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елдан башлап кошлар көне бәйрәм ителә башлый.
Дәрес вакытында:
Балалар кошлар дөньясына сәяхәт ясадылар
Төбәгебездә кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белем алдылар
Кошлар турындагы табышмакларга җаваплар табылды
Балалар кошлар рәсемнәрен төрле төсләр белән буядылар.
Дәрес кызыклы һәм җылы атмосферада үтте. Балалар яңа белемнәр алдылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев