1 гыйнвардан пенсияләр артты
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,3% ка артты.
Узган еллардагы кебек үк, гражданнарга уңайлы булсын өчен, индексация автомат рәвештә башкарыла, социаль фондка мөрәҗәгать итү кирәк булмаячак.
Шулай ук теркәлгән түләү 8727,73 сумга кадәр һәм иминият пенсиясенең йомгаклау суммасына керүче шәхси коэффициент бәясе 142,76 сумга кадәр артачак.
Яңа Чишмә районында эшләмәүче һәм эшләүче 3665 пенсионерның пенсияләре арткан. Түләү даталары гыйнварның бәйрәм көннәренә туры килгән пенсионерларга индексацияләнгән пенсияләр вакытыннан алда декабрьдә үк килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев