Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

12 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 834 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, 30ы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 9, Яр Чаллыда - 14, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт һәм Чирмешән районнарында – 1әр, Лениногорск районында - 2, Бөгелмә  районында - 3 очрак теркәлгән.

 Барлык чорда 16 932 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 3се - узган тәүлектә.

Барлыгы 174 593  кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш -3 204), шулардан 105 446 кеше прививканың икенче дозасын  алган.

 Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3. бердәм 122 номеры буенча;

4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев