Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

17 апрель — Эчке эшләр органнары ветераны көне

Үзенең элеккеге ветеран коллегаларын бәйрәм белән Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Вәлиҗан Мөхсинов котлый.

«Безнең оешманың төп бурычлары: ветераннарның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү; аларга матди, медицина һәм мораль ярдәм күрсәтү, һәлак булган һәм вафат булган хезмәттәшләребезнең истәлеген саклау, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, шулай ук районда хокук тәртибен ныгыту буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итү. Ветераннар советы, үз активына таянып, куелган бурычларны уңышлы үтәп килә.

Гадәттә, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре лаеклы ялга көч-куәтләре ташып торган вакытта чыга һәм аларга гражданлык тормышында, бигрәк тә эшкә урнашуда урын табу шактый кыен була. Безнең оешмада андый проблемалар юк: 33 ветеранның 30ы эшли һәм бары тик өчесе генә сәламәтлек торышы буенча эшләми. 

Без барыбыз да бик дус, ватсапта безнең үз төркемебез бар. Бер-беребезгә һәрвакыт хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтәбез. Узган ел оешма әгъзаларына матди ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының пенсия бүлеге аша (ветераннар гаризасы нигезендә) 23 ветеранга акчалата компенсация рәвешендә 37 мең сум күләмендә матди ярдәм бүлеп бирелде. 

Моннан тыш, ветераннар оешмасының устав бурычларын үтәү өчен «АгроРаздолье» җәмгыяте аша язма үтенечнамә нигезендә безгә 80 мең сум күләмендә иганә акчасы бирелде. Бу суммадан стационар дәвалануда булган ветераннарга матди ярдәм күрсәтелде. 

2024 елның 10 ноябрендә Эчке эшләр бүлеге хезмәт-кәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасында ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Газета-журналларга язылу өчен 2024 елның 2 яртыеллыгына ветераннар оешмасы тарафыннан картлар йортына 4 мең сум акча тапшырылды. 

Ел саен Эчке эшләр бүлеге ветераннары Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чирмешән районнарында җирләнгән хезмәттәшләренең каберләренә баралар. Без анда чүп үләннәрен җыябыз, кирәк булганда койманы буйыйбыз, утыртылган чәчәкләргә су сибәбез. Килгән саен каберләргә тере чәчәкләр салабыз, хезмәттәшләребезне бер минут тынлык белән искә алабыз. 

Без, ветераннар, үзе-безнең гамәлдәге хезмәт-тәшләребезнең дә уңышларын югары бәялибез, шул исәптән аларга кадрлар сайлауда да, ачык күренмәгән җинаятьләрне ачуда да кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Әйтик, агымдагы елда ветераннар көче белән Яңа Чишмә супермаркетларының берсендә урлау очрагы ачылды.

Ветераннар сафында 1994-1996 елларда Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар. Болар — Айрат Рәхимов, Илшат Саттаров, Фәрит Хәлиуллин, Наил Якупов һәм Рамил Таһиров. Украинада СВОда катнашучылары да бар. Болар — Илнар Вәлиуллин һәм Альфрит Гайнатуллин. Алар барысы да безнең оешманың горурлыгы. 

Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге ветераннары арасында ышанычлы, тәртипле һәм үз эшенә бирелгән кешеләр генә дип ышанып әйтергә була. Шуңа күрә ветераннар Советы алдына куелган бурычлар да уңышлы хәл ителә. Ветераннар — Нур Сафиуллин, Рәис Хисмәтуллин, Нәкыйп Галиев, Наил Якупов, Ильяс Нуртдинов, Рәис Гыйззәтуллин, Филипп Иванов, Рамил Таһиров, Николай Барсуков, Рәфис Фәттахов, Марат Хәйруллинга аеруча рәхмәт әйтәсе килә. 

Шулай ук РОВД хезмәт-кәрләренә — полиция подполковнигы Александр Митрясов, аның урынбасары Артем Зиновьев, кадрлар буенча урынбасары Мария Серендеева һәм башка хезмәткәрләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ахырда хәзерге, бигрәк тә яңа гына эшли башлаган хезмәткәрләргә түбәндәгеләрне әйтәсе килә:

— Без пенсиягә чыкканнан бирле күп нәрсә үзгәрде. Әмма югары профессионализм, башкаларның проблемаларын аңлый белү һәм кеше тормышын бәяли белү, Эчке эшләр бүлегенең һәр хезмәткәре ия булырга тиешле намуслылык кебек сыйфатлар ветераннарда элеккечә калды. Бу сыйфатларның сезнең эшегездә дә нигез булуын телисем килә.
Хөрмәтле ветеран коллегаларымны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим". 

Вәлиҗан Мөхсиновның котлау сүзләренә шулай ук Яңа Чишмә РОВД җитәкчесе Александр Митрясов та кушыла.

Материалны Ольга Иванова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев