18 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 28716 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

18 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 28716 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 129 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5се- читтән кертелгән, 124е - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

23 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 106 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 62, Яр Чаллыда - 28, Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Сарман районнарында - 1әр, Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарында – 2шәр, Азнакай, Аксубай Буа, Зәй һәм Тукай районнарында - 3әр, Әлмәт районында – 4, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында – 5әр очрак теркәлгән.

Барлык чорда 24158 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 33е - узган тәүлектә.

Барлыгы 1258446 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 33230), шулардан 987370 кеше привиканың икенче дозасын алган.


Нет комментариев