20 сентябрьгә Татарстанда COVID-19ның 26486 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

20 сентябрьгә Татарстанда COVID-19ның 26486 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 54 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 51е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 30 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 20, Яр Чаллыда - 16, Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим районнарында - 1әр, Әлмәт, Нурлат, Тукай районнарында – 2шәр, Бөгелмә районында - 3, Лаеш районында - 4 очрак теркәлгән.

Барлык чорда 22918 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 6сы - узган тәүлектә.

Барлыгы 1060682 кешегә вакцина ясалган, шулардан 929209 кеше привиканың икенче дозасын алган.


Нет комментариев