2023 елның дүрт аенда Яңа Чишмә районының сәүдә нокталарында җан башына 4,2 литр алкоголь сатылган
150
0
Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне 41 сәүдә объектында 19 оешма ваклап сата.
Яңа Чишмә авылында алкогольле продукцияне 13 сәүдә объекты ваклап сата, шуларның берсе - «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәренең 1 сәүдә объекты һәм 12 коммерцияле оешма сәүдә объекты. Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне 28 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан 13 сәүдә объекты - Татспиртпром АҖнеке, 2 сәүдә объекты - «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 14е - коммерцияле оешма сәүдә объектлары.
Гыйнвар-апрель айларында алкогольле продукция 5,4 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 5,1 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 5%. Шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция 0,09 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 0,14 мең дал), сату 37%ка кимегән. Фирма челтәре буенча 1,2 мең дал сатылган (2022 елда - 0,8 мең дал), үсеш - 42%; коммерция структуралары тарафыннан 4,1 мең дал сатылган (2022 елда - 4,14 мең дал), сату 1%ка кимегән.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә (һәм аракыга) килгәндә, сатуның 5%ка артуы күзәтелә.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне һәм аракыны сату 5%ка арткан.
Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында җан башына 4,2 л алкогольле продукция сатылган, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 99%ны тәшкил итә.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев