Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә
Лицензияләү өлкәсендә
Районда алкогольле продукцияне 38 сәүдә объектында 20 оешма сата.
Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се - «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәре һәм 9зы - коммерция оешмалары.
Авыл җирлекләрендә алкогольле продукция 28 сәүдә объектында сатыла, шуларның 14е - «Татспиртпром» АҖнеке, 2се - «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 12се - коммерция оешмалары.
Алкоголь продукциясен сату
Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында барлыгы 15,5 мең дал алкогольле продукция сатылган (2023 елда - 16,1 мең дал), узган елның шул чорына карата кимү - 4%. Шул исәптән: Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан - 0,5 мең дал (2023 елда - 0,3 мең дал), үсеш - 42 %; фирма челтәре буенча - 2,9 мең дал (2023 елда - 3,2 мең дал), узган елның шул чорына карата сату 7 %ка кимегән; коммерция структуралары тарафыннан - 12,1 мең дал сатылган (2023 елда - 12,6 мең дал), кимү - 4%ка.
Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча сату үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 %ка арткан, аракы буенча 6 % ка кимегән.
Республикада җитештерелгән алкогольне сату - 9 %, аракыны сату 11 процентка кимегән.
Агымдагы елның гыйнвар - октябрь айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 12,3 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата - 98 %.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85
Нет комментариев