21 майга Татарстанда COVID-19ның 21170 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

21 майга Татарстанда COVID-19ның 21170 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 30 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 14 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 15, Яр Чаллыда - 6  Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында - 1әр, Тукай районында – 2 очрак теркәлгән.

Барлык чорда 18096 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 16сы - узган тәүлектә,  170 - узган атнада.

Барлыгы 315255 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 6278) шулардан 224689 кеше привиканың икенче дозасын алган.


Нет комментариев