22 ноябрьдә Түбән Кама районы Колмакчы авылында республикакүләм Каз өмәсе бәйрәме узды
Бәйрәмдә Зирекле музее хезмәткәрләре уникаль күргәзмәләрен тәкъдим итте. «Музейның кадерле ядкәрләрен бөтен Татарстан халкы сокланып карады, ә элек тамбур чигеш белән чигелгән ысулларны бүгенге көндә чигелгән кулъяулыкларда мастер-класс форматында күрсәтелде.
Фестивальне Гөлназ Арсланова җитәкчелегендәге Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Колмакчы авылы халкы берлектә уздырды. Колмакчы - күпмилләтле авыл. Монда татар, рус һәм чувашлар тату һәм дус яши.
Бәйрәмнең һәр почмагында игътибарны җәлеп итәрлек матурлык иде: йомшак мамык мендәрләр, каз итеннән әзерләнгән ризыклар, татар милли киемнәр, күргәзмәләр, ачык, мөләем йөзле, уңган, тырыш, кунакчыл колмакчылылар. Бәйрәм милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп барды. Татарстанның танылган артистлары һәм халык ансамбльләре чыгыш ясады", - дип хәбәр итте безгә Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев