24 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 36557 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

24 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 36557 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 252 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се - читтән кертелгән, башкалары чирне авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

65 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 187 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 103, Яр Чаллыда - 16, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Саба районнарында - 1әр,  Бөгелмә, һәм Түбән Кама районнарында – 2шәр, Актаныш, Апас, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Лаеш районнарында – 3әр, Алабуга, Биектау, Кукмара, Тукай районнарында – 5әр, Арча районында - 6, Питрәч районында - 7, Теләче районында - 8, Буа районында - 9, Тәтеш районында - 10, Яшел Үзән районында - 45  очрак теркәлгән.

Барлык чорда 30116 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 251е - узган тәүлектә.

Барлыгы 1960941 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 10001), шулардан 1463895 кеше прививканың икенче дозасын  алган.

 


Нет комментариев