30 мартка Татарстанда COVID-19ның 19 385 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

30 мартка Татарстанда COVID-19ның 19 385 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 37 яңа очрагы теркәлгән, 1се читтән кертелгән, 36сы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 13, Яр Чаллыда - 5, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында - 1әр, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында - 2шәр, Азнакай районында - 8 очрак теркәлгән.

 Барлык чорда 16 176 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 56сы - узган тәүлектә.

Барлыгы 129 764 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 2 821) шулардан 87 868 кеше привиканың икенче дозасын алган.

 

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3. бердәм 122 номеры;

4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.


Нет комментариев