Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

40 ел элек без ниләр турында яздык

Чиста парларны эшкәртү эшләренең барышы, район Советының чираттагы сессиясе, КПСС район комитеты пленумы, азык әзерләү буенча икеайлык - бу хакта без 40 ел элек яздык.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 30 июнь, 1984 ел

«Татарстан» колхозында чиста парларны эшкәртү оешкан төстә бара - бу хакта хәбәрче В.Бажин яза. Яшь механизаторлар Фәрит Миңнебаев һәм Фәнил Кәлимуллин көзге игеннәрне чәчү өчен пар җирләрен намус белән эшкәртәләр, көн саен 1,5 – 2 нормасменаны үтиләр.

Район прокуроры Анатолий Стебо газета аша законлылыкны төгәл үтәү кирәклеген аңлата, Яңа Чишмәдә һәм Әдәмсәдә чәчүлекләрне агулауда законны бозу очраклары хакында хәбәр итә.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 3 июль, 1984 ел

Район Советының чираттагы сессиясендә район Советы рәисе Евгений Чершенцев доклад белән чыгыш ясый. Икътисадны комплекслы үстерү, дәүләт планнарын үтәү һәм халык сорауларын канәгатьләндерү мәсьәләләре тикшерелә.

«Татарстан» колхозының алдынгы сыер савучысы Гөлҗихан Гарифуллина турында фоторепортаж басылып чыга, ул җәйге чорда үз төркемендәге һәр сыердан 15-16 кг сөт сава.

КПСС район комитетының чираттагы пленумы үткәрелә, доклад белән  КПСС РКның Беренче секретаре Алексей Казаков чыгыш ясый.  Хуҗалыкта   җитәкчелек итүдә һәм эшчеләрне тәрбияләүдә партия оешмаларының ролен арттыру мәсьәләләре тикшерелә.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 7 июль, 1984 ел

 ХХ партсъезд исемендәге колхозда азык әзерләүнең барышы турында газетага колхозның азык җитештерү цехы начальнигы Вячеслав Козлов яза (хәзерге безнең район башлыгы. Азат Мусин искәрмәсе).

- Безнең колхозда печән әзерләү зур тизлек белән бара, - дип яза автор.- Сенаж әзерләү буенча заданиене үтәдек, бу эштә Виктор Ведякин җитәкчелегендәге азык әзерләү отряды зур тырышлык куя. Механизаторлар Григорий Заворохин, Александр Матвеев, Александр Березовский һәм Анатолий Шешолин намус белән эшлиләр. Сыйфатлы, витаминлы печән өемнәргә-эскертләргә  урнаштырылган.

Колхозда машинист Виктор Лаптев һәм операторлар Минвәли Хассаров, Александр Попков, Виктор Пузиков һәм Федор Дегтярев җитәкчелегендә витаминлы он җитештерү буенча АВМ-0.65 агрегаты яхшы эшли. Үләннәр чабуда тәҗрибәле механизатор, «Почет Билгесе» ордены кавалеры Илья Тимофеевич Завалишин тырышып эшли.

Сөт саву буенча оператив сводкада  ХХ партсъезд исемендәге колхоз һәм «Черемуховский» совхозы алда бара, анда июльнең 5 көнендә һәр сыердан 65-70 кг сөт савып алынган, артта калучы «Кичуй» һәм Куйбышев исемендәге колхозларда сөт күләме 39-40 килограммнан артмый.

 

Рәсемдә: «Татарстан» колхозы механизаторы Фәрит Миңнебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев