Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

460 мең сум бурычы булган Акбүре кешесе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин

2016 елның 15 гыйнварыннан суд приставларына штрафлар буенча бурычы 10 мең сумнан арткан машина йөртүчеләрне йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итүне күздә тоткан закон эшли башлады.

Алиментларны түләттерү буенча таләпләрне үтәмәгән, милеккә салган зыянны түләмәгән, җинаять кылу аркасында әхлакый зыянны капламаган бурычлыларга карата транспорт чаралары белән идарә итүне чикләү кертелергә мөмкин.
Әлеге закон буенча районда машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителергә тиешле ничә йөз кеше бар, аларның бурычлары күпме һәм бу чара кемнәргә кагылмый? - шушы сорауларга суд приставы - башкаручы Валентина Захарова җавап бирә.
-Закон чыккан көннән бирле, ТР буенча Россия ССПның район бүлекчәсе суд приставлары тарафыннан ике йөзләп кисәтү чыгарылган һәм җибәрелгән (бурычларын каплау срокларын күрсәтеп, бурыч турында язу).
Шушы башкару кәгазьләре буенча бурычларның тулаем күләме миллион сумнан артык тәшкил итә. Шуны да әйтим, Акбүредән машина йөртүче берәүнең алиментлары буенча 460 мең сум бурычы бар. Узган елда ук Рәсәйнең суд приставлары әҗәтлеләрне чит илгә чыгармаска хокук алдылар, аларны аэропортта һәм тимер юл вокзалында туктата башладылар. Нәтиҗәдә рәсәйлеләр 2 млрд.сумнан артык күләмдә әҗәтләрен түләгәннәр. Хәзер приставларның хокуклары тагы да артты, алар юлда йөрүчеләрне дә туктата алалар. Һөнәре буенча транспорт йөртүчеләргә генә (керем чыганагы булган) бу чара кагылмый. ЮХИДИ хезмәткәрләренең әҗәтлеләрне чагылдырган үзләренең мәгълүмат базалары бар: ЮПХ постында документлар тикшергәндә машина йөртүче үзенең түләнмәгән штрафлары турында да белә ала.
Автомобиль хуҗаларының бу законга карата мөнәсәбәте төрле. Берәүләр йөртү таныклыгы һәм бурыч, мәсәлән, алимент буенча - төрле нәрсә: ул чакта әҗәтле кешегә икенче кат өйләнүне дә тыйсыннар инде, диләр. Икенче берәүләр, усал ният белән түләмәүчеләр үзләренең бурычларын искә төшереп, түли башларлар ичмасам, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев