Татарстанда COVID-19ның 73 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
36 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 37 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 26, Яр Чаллыда - 17, Алексеевск, Арча, Баулы, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Яшел Үзән районнарында - 1әр, Аксубай һәм Лениногорск районнарында - 3әр, Чистай районында - 5, Нурлат районында - 11 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 23455 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58зе - узган тәүлектә.
Барлыгы 1094215 кешегә вакцина ясалган(тәүлек эчендә үсеш - 2128), шулардан 957984 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Нет комментариев