7 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 27554 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 80 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се-читтән кертелгән, 77се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
29 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 51 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 28, Яр Чаллыда - 15, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Минзәлә һәм Тукай районнарында - 1әр, Азнакай, Алабуга, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Саба һәм Спас районнарында - 2шәр, Яшел Үзән районында - 4, Түбән Кама районында - 5 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 23494 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 39зы - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев