7 сентябрьгә Татарстанда COVID-19ның 25811 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 47 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 7се читтән кертелгән, 40гы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 23, Яр Чаллыда - 10, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында - 1әр, Яшел Үзән районында - 3, Тукай районында - 5 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 22559 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 81е- узган тәүлектә.
Барлыгы 1019953 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 4200), шулардан 877541 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев