Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 декабрьдә көмеш волонтерлар Яңа Чишмә Интернат-йортында булганнар

Әбиләр һәм бабайлар өчен Красный Октябрь авыл клубының «Авыл кызлары» («Деревенские девчата») вокаль төркеме чыгыш ясаган.

Шулай ук Ватан Геройлары көненә брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелгән (Россия триколоры, Георгий тасмасы һәм канәфер чәчәкләре белән).

Чараны оештыруда һәм уздыруда «ЮХИ» ДБУның Чирмешән профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова ярдәм күрсәткән.  Ул ЮХКен үтәү мөһимлеге,  көн кыскарган вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар, жилетлар киюнең кирәклеге турында сөйләгән. Интернат-йортта яшәүчеләр белән аралашу барышында иҗади конкурслар, уеннар оештырылган. 
Яңа Чишмә районының барлык көмеш волонтерлары исеменнән Елена Захарова Интернатта яшәүчеләрнең барысына да җылы теләкләр җиткергән, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм озын гомер теләгән. 

Шулай ук көмеш волонтерлар бәйрәм табыны да әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев