“Әдәби остаханә”: мәкалә язуның ние бар?!
Шахмай урта мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары бүген якташ язучылары Лилия Фәттахова белән очрашты.
Очрашу “Әдәби остаханә” форматынды узды. Татар теле укытучысы Кадрия Гыйльманова балаларның туган телләрендә фикерләрен дөрес итеп белдерә алулары, матур итеп сөйләшүләре һәм язуларын теләвен әйтеп, сүзне Лилия ханымга бирде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, язучы, берничә ел “Көмеш кыңгырау” республика балалар газетасында эшләгән кеше буларак, аның бу өлкәдә тәҗрибәсе аз түгел. Балалар өчен язган хикәя, шигырьләре күп кенә конкурсларда җиңүче дип табылды. Быел нәниләр өчен “Әкәм-төкәмле дөнья” исемле китабы дөнья күрде, берничә хикәясе рус теленә тәрҗемә ителеп, “Антология современной детской литературы” җыентыгына кертелде. Балалар матбугатына зур өлеш керткәне өчен танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә лаек булды.
Язучы беренче остаханә эшен нәкъ менә газетага мәкаләләр язу серләренә өйрәтүдән башлады. Балалар бер-берләреннән аерылып тору өчен уй-фикерләренең дә үзләренеке, хис-кичерешләрнең дә ихлас һәм чын булуы кирәклеге турында ишеттеләр. Иртә белән йокылары туймауның сәбәпләрен ачыкладылар (баксаң, бөтенесе дә диярлек соң ята икән – кемдер озаклап дәрес карый, кемдер телефоннан аерыла алмый), Яңа ел бәйрәменә мөнәсәбәләрен белдерделәр. Узган елгы кыш белән бәйле хәлләрне искә төшереп, шуларны матур итеп язарга тырыштылар, быелгы Яңа елдан ниләр көтүләрен әйттеләр. Иң уңышлы килеп чыккан эшләрне Лилия апалары “Көмеш кыңгырау” газетасына җибәрергә булды.
Матур итеп язу өчен китап укуның, сүзлек байлыгын арттыруның әһәмияте турында да сөйләштеләр. “Дөньяда һәркем уникаль шәхес, димәк, ул дөньяны үзенчә күрә, башкаларга да аны үзең күргәнчә җиткерү мөһим”, - диде Лилия апалары. “Мине сез беренче тапкыр күрәсез. Ничек итеп күрәсез?” дип, балаларның күрү, уйлау, бәя бирү сәләтләрен барлап, эксперимент та үткәреп алды.
Балалар белән үз ана телеңне белүнең ни өчен кирәклеге турында сөйләшкәндә, гаҗәпләндергән хәлгә дә тап булдылар. Бер бала татар буласы килмәвен әйтте. Бу инде гаиләдән килгән тәрбия турында кычкырып торган аяныч хәл, әлбәттә. Сөендергәне шул: башкалар татар булулары белән горурланалар, дөресрәк сөйләргә һәм язарга теләкләре бар һәм киләсе очрашуга язучының “Телефон иясе” хикәясен укып килергә сүз бирделәр.
Мондый әдәби остаханәләрне ай саен үткәрергә килешеп, бик җылы һәм дустанә саубуллаштылар. Киләсе очрашуда хикәя язу серләрен ачыклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев