Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 37 ел: Зирекледә очрашу кичәсе

Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зирекле авылы мәдәният йортында 15 февраль Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгына багышланган очрашу үтте.

Егетләр китә солдатка 

 Исән хезмәт итсеннәр,

Мәңгелеккә китмәсеннәр,

Кайтырга дип китсеннәр!

Әлеге тантаналы чарага кайнар нокталарда - Әфган, Чечня сугышы ветераннар  һәм махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Нуриев Ирек Хәмзә  чакырылды. Чарада шулай ук лицей укучылары һәм укытучылары катнашты.
«Әфган – төзәлмәслек җан ярам...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә интернациональ бурычларын үтәгән солдатларга, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, ветеран-әфганчы Наил Лотфуллин, Марат Садыйков, чечня сугышы ветераннары Илшат Гатауллин чыгыш ясадылар.
Залдагылар һәрбер чыгышны игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Сугыш ветераннарының һәрбер чыгышы залдагыларны уйга салды. Аларның сүзләрендә – көрәш, югалтулар, бердәмлек һәм, әлбәттә, туган якка тирән мәхәббәт.
Бәйрәм кичәсе мәдәният хезмәткәрләре һәм укучыларның иҗади концерт номерлары белән үрелеп барды.
Очрашуга килгән кунакларыбыз үзләренә хөрмәт күрсәтеп шундый патриотик кичә оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Рәсми өлештән соң кунаклар М. Газымов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булдылар. Анда алар өчен «Кайнар нокталардан солдат хатларын укыйбыз» дигән күргәзмә куелды.  80 нче еллар солдатлары -  үзләренең хезмәт елларында язылган һәм аларның командирларыннан килгән хатларын укыдылар.

Бәйрәм традицион чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды,
Хөрмәтле әфган сугышы ветераннары, сезне әлеге бәйрәм көне белән тәбрик итәбез! Сезнең батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, Ватанга тугрылыгыгыз – безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак. Сез – безнең горурлыгыбыз, киләчәк буыннар өчен батырлык, патриотизм. Гаиләгезгә, үзегезгә иминлек телибез. Күпне күргәнсез,  алдагы тормышыгызда матур, тыныч көннәр булсын.

 

 

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев