Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ак халатлы фәрештәләр»: Яңа Чишмәдә медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

18 июнь көнне Яңа Чишмә мәдәният йортының концертлар залында Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм әлеге мәрхәмәтле һөнәр ияләренә атап «С днем медика» җырын башкару һәм пакьлек һәм шәфкатьлелек символы булган ак хризантемалар тапшыру белән башланып китте.

Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте:

«Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру безгә сәламәтлек саклауның матди-техник базасын ныгытырга мөмкинлек бирә. Быел Үргәнчә һәм Сөлчәбаш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланды, хәзер Зирекле участок хастаханәсендә ремонт эшләре бара. Бу сезнең хезмәтегездә уңайлы шартлар тудыру өчен реаль адымнар«, — дип билгеләде ул.

Чыгыш ясаучы барлык медицина хезмәткәрләренә гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек, сабырлык һәм кешеләргә карата мәхәббәт хисләрен, аларга ярдәм итү теләген югалтмауларын һәм аларның сызлануларына битараф калмауларын теләде.

Хезмәттәшләренең һәм тантанага чакырылган кунакларның көчле алкышлары астында лаеклыларны бүләкләү булды. Бүләкләрне Егор Тарнавский тапшырды.

Хезмәттәшләренең һәм тантанага чакырылган кунакларның көчле алкышлары астында лаеклыларны бүләкләү булды. Бүләкләрне Егор Тарнавский тапшырды.

Районның сәламәтлек саклау системасына керткән хезмәтләре өчен ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм «Иң яхшы шәфкать туташы» грантын терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Любовь Ерохина һәм процедура кабинетының шәфкать туташы Резеда Нуретдиновага тапшырды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән гомуми практика табибының шәфкать туташы Наталья Козлова бүләкләнде.
ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте һәм «Иң яхшы фельдшер-2025» гранты Петропавел ФАП шәфкать туташы Вера Марковага тапшырылды.

Хезмәттәшләренең һәм тантанага чакырылган кунакларның көчле алкышлары астында лаеклыларны бүләкләү булды. Бүләкләрне Егор Тарнавский тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм «Иң яхшы тар белгечлек табибы 2025» грантлары белән Рәсилә Әхсанова Һәм Гальфира Зарубина, шулай ук Волчья Бистәсе ФАП мөдире Анастасия Еграшкина, Шахмай ФАП мөдире Айсылу Сираҗетдинова бүләкләнде.

Мактау грамоталары белән шулай ук Тубылгытау ФАПның кече шәфкать туташы Энҗе Мәхмүдова һәм үзәк район хастаханәсенең автомобиль йөртүчесе Михаил Дорофеев бүләкләнде. 

Коллегаларын котлау һәм бүләкләү өчен сәхнәгә үзәк район хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская күтәрелде. 

Хезмәттәшләренең һәм тантанага чакырылган кунакларның көчле алкышлары астында лаеклыларны бүләкләү булды. Бүләкләрне Егор Тарнавский тапшырды.

лы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре язылган Рәхмәт хатларын ул Акбуре ФАП фельдшеры Надежда Долговага, фтизиатрия кабинеты шәфкать туташы Екатерина Белоглазовага, терапия бүлеге шәфкать туташы Наталья Демахинага, электрон-исәпләү машинасы технигы Валерия Арутюнянга, 6 разрядлы пешекче Марина Наумовага тапшырды.

СВО зонасына үз теләкләре белән киткән медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. «Огонек вдалеке» җыры хирург Александр Батуринга музыкаль багышлау булды, ә чәчәкләрне аның тормыш иптәше — хезмәттәше Елена Батуринага табиб Максим Конанеров тапшырды.

Соңгы елда балалары туган яшь медикларның гаиләләре аеруча зур алкышларга лаек булды. 

Соңгы елда балалары туган яшь медикларның гаиләләре аеруча зур алкышларга лаек булды. 
Сәхнәгә медицина хезмәткәрләренең гаиләләре дә күтәрелде. Болар: Любовь һәм Виталий Быстровлар, Юлия һәм Андрей Каиргельдиновлар, Анастасия һәм Станислав Савельевлар, Наталья һәм Максим Беляниннар, Павел һәм Вера Фель. Аларга истәлекле бүләкләрне табиб-педиатр Алсу Алукаева тапшырды.

«Улыбнись» дигән матур һәм гыйбрәтле җыр белән котлауларга Максим һәм Екатерина Сальциннарның гаилә дуэты кушылды.

Бәйрәмдә сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын җылы котладылар, аларның барысына да олы хөрмәт күрсәттеләр һәм яшь буын табиблар өчен үрнәк булулары өчен рәхмәт белдерделәр. Әлеге котлауларга Татарстанның атказанган табибы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, күп еллар Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән, ә хәзер аның даими иганәчесе Ришат Билалов та кушылды. Көчле алкышлар астында ул районның иң яхшы сәламәтлек саклау хезмәткәренә традицион премия тапшыру өчен сәхнәгә менде.

Быел Ришат Нуретдин улы Гомәр Фәсхетдинов исемен атады. Ул, Яңа Чишмә районы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы булып эшләгәндә, күп еллар район медиклары белән кулга-кул тотынышып төрле эпидемияләргә каршы көрәшә һәм аларны таратмау буенча профилактик эшләр башкара. 

 18 июнь көнне Яңа Чишмә мәдәният йортының концертлар залында Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. 

Хастаханә җитәкчелеге районның сәламәтлек саклауга бәяләп бетергесез иганәчелек ярдәме күрсәткән битараф булмаган кешеләргә һәм компанияләргә зур рәхмәтләрен белдерде. 

Бәйрәм тантанасы «Ак халатлы фәрештәләр» җыры һәм алып баручыларның: «Кадерле, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Кешеләрне савыктыруыгыз һәм игелек кылуыгызны дәвам итегез! Бер генә минутка да хезмәтегезнең файдасына шикләнергә туры килмәсен!»- дигән сүзләре белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев