Акбүре авылы музеенда бик матур кичә узды
224
0
-
һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
(Равиль Фәйзуллин)
4 нче гыйнвар көнне, авылыбыз уртасында тарихи ядькәрләрне саклап торучы бинаны төзеп, безгә кулланылышка тапшырган, олы хөрмәткә лаек булган шәхес-Әнвәр Мәхмүт улы Залаковның, һәр экспонатны берәмтекләп җыеп, кадерләп тотучы, туган як тарихын өйрәнеп киләчәк буыннарга җиткерү өчен үзләренең күп өлешләрен керткән — Салисә Шәйдулла кызы, Хамзә Шәмсетдин улы Минкаевларның, Вәсил Вәлиҗан улы Вәлиуллинның хезмәтләрен онытмас өчен авылыбызда һәм авылдан читтә яшәүче авылдашларыбыз өчен «Буыннар мирасы» музее "Буыннар чылбыры өзелмәсен!"дип аталган 1нче фәнни-гамәли конференция уздырды. Конференциянең төп максаты: әти-әни, әби-бабайларыбызның үткәнен барлау, аларның гыйбрәтле язмышларын, ничек яшәүләрен, алардан калган истәлекләрне балаларыбызга, туганнарыбызга, авылдашларыбызга җиткерү. Әлеге чарада авылыбызның үткәненә, киләчәгенә, музей тормышына битараф булмаган авылдашларыбыз катнашты. Һәр чыгыш үзе бер тарих, китап язарлык, фильм төшерелек, эчтәлекле булды. Кемдер үзенең баласы кичергән әрнүне йөрәге аша кабат үткәрде, кемдер әти-әнисе тормыш юлын барлады, кемдер бабалары үткән сугышчан эзләрдән үтте, кемдер нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп киләчәк буынга әйтеп бетермәслек тарихи истәлек калдыру өчен тырышты. Шунсы куанычлы, бу чарада әти- әниләре белән беррәттән балалар да катнашты. Биш сәгатькә сузылган бу конференциядә зур сабырлык күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясадалыр.
Балалар алар губка кебек, һәр нәрсәне үзләренә сеңдерергә сәләтле, бу чарадан да алар үзләренә тиешлесен сеңдереп калганнардар, дип өметләнәм. Шушы чарада катнашкан авылыбыз башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улына, Чистай шәһәреннән кайткан авылдашыбыз Фидания Галиулла кызына, Чаллы шәһәреннән кайткан Шәҗәрә Әхмәтҗан кызына, авылдашыбыз, шагыйрә Ландыш Хәмзә кызына, Гомәр Габбас улына, Динар Әнвәр улына, үзләренең балалары Раян һәм Зифа белән чыгыш ясаган Лилия һәм Ләйсән Әнвәр кызларына, кызы Камилә белән Илнур Мәүлет улын, Питрәчтән кайткан кунагыбыз – Вагиз хәзрәт Гатинга, барлык эшләрдә дә ярдәмчем булган кызым Зөлфиягә, әлеге конференциягә сулыш өргән, башыннан ахырына кадәр чын йөрәген биреп катнашкан Алсу Ильяс кызы һәм кызы Ясминәгә рәхмәтләрем чиксез! Чарабызның ахыры чәй табыны артында, корьәннән сүрәләр укып тәмаланды.
Бу эшебез дәвамлы булыр дип уйлыйм. Әнвәр абый Залаковның шигырен сөйләп, горурланып торучы нәни Зифалар, бабасың тормыш юлын яттан белүче Ясминәләр булганда киләчәккә ышанычыбыз зур әле безнең! Алга таба мондый конференцияне, авылдашлар арасында гына түгел, районыбызның башка авылларыннан, респубикабызның төрле төбәкләреннән дә катнашучылар чакырып киң даирәдә үткәрергә дигән ниятебез бар. Аллаһ насыйп итсә бу теләгебез дә тормышка ашыр, иншАллаһ!
Гөлия Вәлиуллина, музей директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев