Акбүре авылында мөмкинлекләре чикле кешеләр игътибар үзәгендә
Авырлыкны җиңәр өчен көч, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Акбүре авылында мәдәният хезмәткәрләре инвалид кешеләрнең өйләрендә булганнар. Бу хакта АМЙ хезмәткәрләре хәбәр итә.
“1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар ункөнлеге итеп үткәрү традициягә керде. Бу көннәрдә аларга игътибарны аеруча да арттырырга тырышабыз. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырабыз. Һәр елдагыча, өйләреннән чыга алмаучылар янына барып без, мәдәният хезмәткәрләре, аларның хәлләрен белеп, аларны котлап, матур теләкләр теләп, булдыра алганча ярдәм кулы сузып, аларның күңелләрен күреп кайттык. Безнең баруыбыз аларның тормышына әз генә булса да ямь өстәгәндер, күңелләре булгандыр, дип уйлыйсы килә.
Янәшәбездә гомер итүче өлкән кешеләргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче исән-имин кешеләрдән бик күпкә көчлерәк!
Исәнлек-саулык сезгә!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев