Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Акбүредә рухи мирасны барладылар

13 сентябрь көнне Акбүре авылы музеенда «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дип аталган II фәнни-гамәли конференция булып узды.

Әти-әни, әби-бабалар мирасын барлау, алар турында истәлекләр белән уртаклашу белән беррәттән, музей төзүдә, аны булдыруда үзләренең күп көчләрен куйган, зур эшләр калдырып киткән шәхесләр – Әнвәр Мәхмүт улы Залаков,Салисә Шәйдулла кызы Минкәева, Хәмзә Шәмсетдин улы Минкәев һәм әлеге музейга 9 ел гомерен багышлаган Вәсил Вәлиҗан улы Вәлиуллинны искә алу буларак та үткәрелде.

“Бу чара Вәсил Вәлиҗан улының туган көне уңаеннан ел саен кабатланып торыр дигән өметтә калабыз. Авылдашларыбызның гыйбрәтле язмышларын тыңлау күз яшьләрсез үтмәде. Әбисе Фәхрелбанат, бабасы Мисбах бабайның сугышчан юлы турында Вазыйх Нуруллинның бай презентация белән тулыландырган чыгышы, Энҗе Морадимованың карт бабасы Исхак бабайның сугыш михнәтләре, әниле-кызлы Зәйнәп апа белән Сания апаның хаҗ гамәле кылгандагы күргән могҗизалары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит абый Рәхимовның хезмәт юлы турында кызы Айгөлнең чыгышы, талантлы җырчы кызыбыз Альбина Саматованың моңлы җыры чарабызны тагын да ямьләндере

Авыл башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улының, ”Сандугач” хәйрия фонды үзәгенең башкарма комитеты директоры, авылдашыбыз, конференция уздыруга башлангыч бирүче Алсу Сабироваларның әлеге чара турында әйткән уңай фикерләре тагын да дәртләнеп эшләргә этәргеч бирә. Конференция чәй табыны артында, Сания апа Замилова тарафыннан укылган Корьән аятьләрен тыңлап, искә алып үтелгән мәрхүмнәребезгә дога кылу белән тәмамланды. Бай эчтәлекле чарада катнашучыларның күңелләрендә бу чыгышлар әле озак сакланыр дип уйлыйм”, - дип хәбәр итте безгә әлеге чараның инициаторы, иренең эшен дәвам иткән Гөлия Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев