Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акбүренең Акъбабае белән Акъәбие

Яңа Чишмә районының Акбүре авылында яшәүче Вәлиуллин Рәис абыйга 15 июльдә 90 яшь тула

Тормыш иптәше Шакирә апа (ул 90 яшен сентябрьдә тутырачак) белән алар 67 ел бергә гомер кичерәләр.

“Шул авылда туып-үсеп, гомер буе шул авылда яшәп, хезмәт куеп олыгайган, зур хөрмәткә лаек Акъәби белән Акъбабаебыз алар безнең”, - ди алар турында авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов.

Иң кирәкле һөнәр иясе

Биш балалы гаиләдә туа Рәис абый. Әтисе Сибгатулла белән олы абыйлары Шакирҗан сугышка китә. Абыйлары кире әйләнеп кайтмый, әтисенә җиңү белән әйләнеп кайту насыйп була. Ул кайткан җиргә әниләре дөнья куйган була. Балаларны әбиләре караша.

Алтынчы классны бетергәч, Кемерово өлкәсенә ФЗӨга җибәрәләр үсмер егетне. Бераз Киров өлкәсендә эшләп ала, армиядә хезмәт итеп кайта, 1957 елдан бирле тракторда Рәис абый. «Көндез – колхоз эшендә, төнлә икенче сменада.  хуҗалыкларга булыша идек, халыкка урман кирәк бит», - ди хезмәтенең кирәклеген аңлап. «Казанда су җылытып, Беларусь кабыза идек», - дип өсти тормыш иптәше. Шул заманның барлык авырлыгын бергә күтәрә алар.

Оренбургларга кадәр тракторда барып, салам алып кайткан чаклар була. Чистайга көнендә барып кайтуны ерак санаучы булмый да. Авылның иске клуб бинасына Түбән Камадан плитәләр ташыйлар. Саный китсәң, бу хезмәтнең кыенлыгын да, кирәклеген дә бик ачык күрергә була.

“Бергә озак яшәүнең сере гади аның  – бер-беребезне күрмәдек тә, эшләдек тә эшләдек”, - дип көлә Шакирә апа. 90 яшьтә юмор хисе булу – ул сәламәтлек билгесе. Әбекәй бүген дә уен-көлке белән сөйләшә. Бәет-мөнәҗәтләр яза, сүз уңаенда ук такмаклар чыгара.

1958 елда гаилә корып җибәрәләр Вәлиуллиннар. Дүрт бала үстерәләр, аларның барысына да югары белем бирәләр. Бүгенге көндә дүрт оныклары (берсе вафат), өч оныкчыклары бар.

 

Яшисе килеп тора...

“Мин әтине белмим: бик яшьли әтисез калганмын. “Без юлда, Фәймә, барабыз”, - дип язылган өчпочмаклы бер генә хат килгән аңардан. Поездда барганда ук шартлатканнар диделәр аларны. Безнең бабай белән әби бар иде. Ике класс бетергәч, мине мәктәптән алдылар – әбине карарга кирәк булды. Өч ел ярым урында ятты ул, аягына баса алмады. Шуңа мин хәреф кенә таныйм, укуым бик яхшы түгел”, - ди Шакирә әби. Ләкин тумыштан зиһенле кыз әбиләреннән догаларны бик тиз отып ала. Әнисе, әбисе дини белем биреп калдыралар. “Әни ураза вакытында да унсигез сутый урак урып кайта иде, теле телгә ябышкан булса да зарланмады”, - дип искә ала әнисен.

Бабалары балта остасы, әтисезлекне бигүк сиздертми – күрше Волчья Бистәсенә барып төрле эшләр эшләп кайта, дүрт баланы ач итмәскә тырыша. Балалар да урманнан кайтып керми. Кычыткан, чикләвек, кырлыган, җиләк, бәрәңге яфраклары – ни барын җыеп ашыйлар. “Әниләр эштән кайткан җиргә үләннәр тапап, ашарга пешереп тора идем”, - ди Шакирә әби. Сыерларын саклап кала алалар – ул да бик зур терәк була.

Колхоз эшенең төрлесендә эшли Шакирә әби. Чөгендер, кишер, мәк утауларын искә ала. 

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Монысы – аларның икенче кагыйдәсе. Кызлары белән яшәсәләр дә, икесе дә гел хәрәкәттә булырга тырыша. Караватта гына утырсаң, аяк ката ул, диләр.

Ике кызлары – Рәсимә һәм Рамилә белән бергә торалар алар. Хәзер инде дүртесе дә – лаеклы ялда. Дога-намазларын укырга тырышалар.

“Балаларыма бик рәхмәтле, хөрмәт итеп карыйлар. Тормыш шулкадәр матур, яшисе килеп тора”, - ди Шакирә әби. – Безнең кебекләр китеп бетте, шунысы гына күңелсез, сөйләшергә кеше юк, яшьләр безнеңчә сөйләми,  - дип көлдереп тә ала.

Рәис бабай – авылда иң өлкәне. “Яңа Чишмә хәбәрләре”нә ел саен язылып, өтеренә кадәр укып бара. Зиһене яхшы, китап укырга ярата, авыл тарихын яхшы белә.

“Һәрвакыт киңәшләре белән безгә терәк булып торалар. Безне кечкенәдән эшкә өйрәттеләр: вакытны бушка уздырган балалар буыны түгел без. Эшләгәндә гел бергә булдык. Көн күрергә, тормыш итәргә өйрәтеп үстерделәр. Булганына канәгать булып, сабыр итеп яшәргә дә яшәргә – теләгебез шул. Кыямәт көнендә нинди күз яхшы булыр?” дигәндә – “Ата-анасына карап торган күз яхшы булыр” дигән хәдис тә бар”, - ди кызлары Рамилә апа. Ул – Яңа Чишмә районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе, 2013 елда хаҗ гамәле кылган, Акбүре авылындагы “Нургаяз” мәчетендә мөгаллимә вазифасын башкара.

“Нәсел җепләре иманлы, диндар кешеләрдән килә. Бабасы Сибгатулла Вәлиулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, совет чорында авылда мулла (имам) вазифасын башкарган. Әнисе ягыннан Фәһимә әбисе – тыл ветераны, гомере буе намазда, ире Галимҗан сугышта үлеп калган. Аның әнисе Әминә Коръәнне гарәпчәдән аңлап укыган”, - диелә алар турында “Мөслимәләр” китабында.

“Бу нигез гомергә тәртипле, иманлы нигез булды”, - ди өлкәннәр үзләре дә. Шуңа да авылдашлары арасында абруйлы булып, һәр туган көннәренә сөенеп, тыныч күңел белән яши алар бүгенге көндә. Кызлары әйткәнчә, булганына канәгать булып яшиләр. Без дә аларга бәрәкәтле озын гомерләр, саулык, күңел көрлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев