Акъяр авылында махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү чаралары дәвам итә.

«Мәдәният йортында апалар белән кабат җыелышып, алгы сызыктагы ир-егетләребез өчен өй токмачы әзерләдек. Һәркем үзенең күңел җылысын, хәер-фатихасын салды. Мәрхәмәтлек — безнең бердәмлегебезнең нигезе. Бу изге эштә катнашкан һәр кешегә олы рәхмәт!», - дип хәбәр итә безгә Акъяр авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Халикова.

Шулай ук Акъяр авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Вячеслав Борисович Гусев белән очрашу узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Вячеслав Борисовичка актив гражданлык позициясе, намуслы хезмәте һәм Ватанга мәхәббәте өчен зур рәхмәт белдерәләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев