Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алексей Иванов: «Безнең бурыч – сыйфатлы хезмәт күрсәтү»

16 мартта коммуналь хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Ел саен мартның өченче якшәмбесендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле кешеләр билгеләп үтә.

Бәйрәм алдыннан без «Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП башлыгы Алексей Иванов белән сөйләштек.

- Алексей Вячеславович, 2024 ел нәтиҗәләре турында сөйләгез әле, ниләр эшли алдыгыз?

- Ел нәтиҗәләре начар түгел: 47,9 млн сумлык хезмәт күрсәтелде, бу 2023 елгыдан 7,8 млн сумга күбрәк. Шул исәптән су белән тәэмин итү буенча - 15,1 млн сум, су агызу (канализация) буенча – 3,8 млн сум, күп фатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтү буенча – 10 млн сум, бюджет учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итү буенча – 9,6 млн сумлык (2023 елдан 2,4 млн сумга күбрәк) хезмәт күрсәтелде.

- Быел кыш узган елгы кебек карлы булмады. Ләкин барыбер сезнең техника кыш буе урамнарны һәм юлларны чистартуда эшләде.

- Әйе, без үзебезгә беркетелгән урамнарны һәм юлларны йөрү хәлендә тота алдык дип саныйм. Шулай ук үзәк урамнан кар чыгару белән дә шөгыльләндек – барлыгы 2500 тоннадан артык кар чыгарылды, 90 тоннага якын ком-тоз катнашмасы сибелде. Урамнарны чистартуда 7 берәмлек техника эшли. Кышкы юлларны карап тоту буенча 4,8 млн сумлык хезмәт күрсәтелде.

- 2024 елда ремонт буенча ниләр эшләнде һәм агымдагы елга нәрсәләр планлаштырыла?

- Район үзәгенең Совет урамындагы 82нче йортта капиталь ремонт ясалды, өч подъездга ремонт ясалды, торак пунктларда 1 км га якын суүткәргеч яңартылды.

Агымдагы елда биш күпфатирлы йортның подъездларын ремонтлау планлаштырыла, 15 млн сумга фасадларны ремонтлау, түбәләрне алыштыру һәм алты күпфатирлы йортның канализациясен яңартырга уйлыйбыз.

- Республика су агызу системаларын капиталь ремонтлауга җитди алынды, тиешле программа кабул ителде. Безнең районда быел нәрсә планлаштырыла?

- Агымдагы елга 40 млн сумга якын акча бүлеп бирү каралган. Район үзәгенең Совет урамындагы (Ак Барс банкыннан алып үзәк район хастаханәсенә кадәр) канализацияне тулысынча алыштырырга, шулай ук «Западный» микрорайоны урамнарына үзәктән су агызу чаралары салырга ниятлибез.

- Районда коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр күпме?

- Кызганычка каршы, районда намуссыз кешеләр бар. 55 кешегә судка гомуми суммасы 2,3 млн сумлык дәгъва гаризалары тапшырдык. Әлегә 19 абоненттан 700 мең сумга якын акча түләтә алдык. 17 эшне бурычлылардан түләтү мөмкин булмау сәбәпле кире бордылар. Бу эш дәвам иттереләчәк.

- Коллективыгыз турында да сөйләгез әле.

- Бездә 38 кеше районның 23 торак пунктына хезмәт күрсәтә. Узган ел эчендә хезмәт хакын 20% ка арттыра алдык һәм ул уртача 36 мең сум тәшкил итә.

Коллективта, нигездә, намуслы, җаваплы хезмәткәрләр эшли. Алар арасында «Амкадор» төягечендә эшләүче Владимир Ерохинны (ул шулай ук иске экскаваторны торгызды), тракторчылар Николай Патренкин, Евгений Петровичевны, машина йөртүчеләр Сергей Захаров, Владимир Патренкинны, слесарьлар Алексей Карпов, Динар Артюхинны, күпфатирлы йортта җыештыручы Татьяна Кәримованы атый алам.

- Алексей Вячеславович, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, барыгызга да нык сәламәтлек һәм район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә уңышлар телим.

- Бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев