Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ангелина түти барысына да өлгерә

Яңа Чишмәдә яшәүче Ангелина Федоровна Шмакованың өченче ел рәттән инде менә шундый борычлары үсә, мондыйларны, мөгаен, күргән кеше дә бик сирәктер.

Аларга карау белән ирексездән күзләр зурая - шундый эреләр алар! Теплицадагы ачык кызыл һәм сары борычлар башка яшелчәләр арасында гөрләп үсеп утыра. Фоторәсемдә Галя түтинең икенче уңышы икән инде, ә беренче өч чиләкне күптән өләшеп бетергән: бер чиләген кызына, икенчесен күрше хатынына биргән, ә өченче чиләгеннән бер литрлы 13 банка лечо ясаган. - Мондый могҗизаның сере нидә соң? Бәлки сорты шундыйдыр? - дип сорадык без.
- Кем орлыгын сорады, аларга да бирдем, тик аларның мондый булып үсмәгән. Минемчә, Ходай ярдәм итәдер миңа. Һәр якшәмбедә һәм бәйрәмнәрдә чиркәүгә барам, ә Алма спасында яңа уңыштан җыелган алма, помидор, кабак һ.б. яшелчәләр тутырылган кәрзинемне, әлбәттә, борычны да, изгеләндерергә алып барам. Ә аннан соң алардан орлыклар алам. Бәлки сере шундадыр, чөнки һәр нәрсә Ходай ярдәме белән эшләнә бит.
Ангелина Федоровна әле шәп бакчачы да! Эш яратучы хуҗабикәне без үзенең бакчасында -җыештырган чагында очраттык. Бакчасында, гомумән, һәр җирдә тулы тәртип, чәчеп калдырасы нәрсәләрнең барысы да утыртылган. Эре-эре суганнарын, сарымсак, бәрәңгеләрен дә күрсәтте ул.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер, Галя түти яшелчәчелек белән генә шөгыльләнми, ә моңа иҗади якын килә. Нинди генә чәчәкләр утыртмый ул: ак, кызыл розалар... һәм исемнәрен дә истә калдырырлык түгел хәтта.
Алар бакчада гына түгел, чәчәк чүлмәкләрендә дә үсеп тора.
Үзе үстергән чәчәкләрен бик яратып, бөтен күңелен биреп карый ул, аның чәчәкләре үзен дә, кунакларын да сөендерә, яшелчәләре мул уңыш бирә.
Бу хакта көз җиткәч кенә без ничек белдек соң дисезме? Чөнки Ангелина Федоровна яздан алып көзгә чаклы аларны фотоаппаратына төшереп бара. Чәчәкләрне генә түгел, бөтен бакчасын - чәчәк ата башлаганнан алып уңыш җыюга чаклы: җиләкләрен, яшелчәләрен, алмагачларын, аларның иң матур, чәчәк аткан вакытларын сайлый.Әлеге коллекциядә хәтта кызыклы формада үскән кишер һәм бәрәңге рәсеме дә бар. Кыскасы, аңарда иҗади сәләт ярылып ята...
Әлбәттә, кем өчен тырышыр һәм хезмәт итәр кешеләре бар шул аның: ике оныкчыгы үсеп килә. - Кириллга - 2, Сашенькага 5 яшь, шулкадәрле акыллылар инде, - дип сөйли ул.
Ире Александр Яковлевич белән бергә 50 ел яшәгәннәр, ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр , 4 ел элек тол калган. 1976 елда Урта Азиядә җир тетрәгәннән соң аның гаиләсе Яңа Чишмәгә күчеп кайткан һәм күпме еллар үткәннән соң Галя түти үзен инде күптәннән мондагы кеше итеп саный. Үзенең "төзүче" белгечлеге буенча ХХ партсъезд исемендәге колхозда эшләгән, аның катнашында авылда байтак объектлар төзелгән. Хәзер үзе яши торган зур, иркен, күп кенә бүлмәле, уңайлы өе дә ире белән аның тырыш хезмәте.
-Колхоз җитәкчелеге миңа һәм тагын ике хатын-кызга торак өчен төзелеп бетмәгән йортны алырга кушты.Ул чакта карап торышка гади барак кебек кенә - стенасы гына бар иде, анысы да тигез түгел. Тегеләр карадылар да, баш тарттылар, ә мин алып эшкә керештем. Стеналарны балта белән тигезләдек, аннан соң акрынлап калганнарын эшләдек. Һәм менә нәрсә килеп чыкты, - ди Ангелина Федоровна.
Шундый шәп йортны булдыру өчен, чыннан да, тылсымлы куллар кирәк. Ангелина Федоровна белән танышканнан, ул күрсәткәннәрне күргәннән соң, үзеңнән-үзең шулай уйлыйсың. Әле бит тасмалардан нинди картиналар чигүе, тукыма кисәкләреннән аппликацияләр ясавы, үзе теләгән фасон буенча яңа киемнәр тегүе хакында сөйләмәдек, болары сөйләп бетергесез, матур сюжетлар. Бу - кышкы кичләрдә җан тынычлыгы өчен шөгыль, чөнки Галя әбекәй кул кушырып утырырга яратмый. Аңа гына хас тормыш һәм иҗатка ашкыну теләге еллар узу белән арта гына бара кебек. Ә иң мөһиме: ел ярымнан аңа 80 яшь тула. Нибары 80 генә... Ә бу яшьтә бит әле, үзе әйтмешли, барысына да өлгереп була.
- Миңа Ходай ярдәм итә. Ходайдан сорагыз, шул чагында сезнең дә барысы да яхшы булачак, - ди ул.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев