Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әни, барысы да яхшы!»

Черемухово Бистәсеннән Любовь Белоглазова - махсус операциядә катнашучы ике хәрбинең әнисе.

Геройларның әнисе

Любовь Ивановна Черемухово Бистәсендә 1992 елдан бирле яши, ире белән аның туган ягына кайткан. Олы кызлары Снежанага ул вакытта 6, Олегка 4 яшь булган, ә Евгений инде биредә дөньяга килгән. Кызганычка каршы, Любовь Ивановнаның ире моннан 18 ел элек бакыйлыкка күчкән. 

Улларының икесе дә 11 сыйныфны тәмамлаганнар. Олег ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң контракт төзергә карар кылган. Моңа кадәр ул ҺУ-118дә эретеп ябыштыручыга укыган. Контракт төзер өчен документлар җыйган һәм медкомиссия узган вакытта Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшләгән, нәтиҗәдә хезмәт итәргә 21 яшьтә киткән. Хәзер аңа 36 яшь, прапорщик званиесенә ия. Аның часте Оренбург өлкәсендә урнашкан, ул ябык хәрби шәһәрчектә мобиль гаскәрләрдә хезмәт итә. Олег Абхазиядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 

Черемухово Бистәсеннән Любовь Белоглазова - махсус операциядә катнашучы ике хәрбинең әнисе.

 Евгений исә 11 нче сыйныфтан соң Чистай совхоз-техникумына электрикка укырга кергән. Дүрт айдан соң аны армиягә алганнар. Бер ел «срочка»да хезмәт иткәннән соң, бераз төньякта эшләп алган һәм аннары, Олег кебек үк, контракт буенча армиядә хезмәт итәргә ниятләгән. Чакырылыш буенча Оренбургта хезмәт иткән, соңыннан шунда элемтә гаскәрләренә эләккән.
Олег һәм Евгений инде ике ел ярым СВОга 6 айлык командировкаларга йөриләр (озагракка да була), аннары 10-14 көн ял итәләр. Евгений СВО зонасында өч тапкыр булган. Абыйлы-энеле күптән түгел генә (октябрьдә) кыска вакытлы ялга кайтканнар. Икесе дә берничә көн әниләре янында булганнар: башта хатыны белән Олег, ә аннары Евгений. Любовь Ивановнага хуҗалыкта булышып киткәннәр. Алабугада апалары Снежана янында да булганнар.  

Черемухово Бистәсеннән Любовь Белоглазова - махсус операциядә катнашучы ике хәрбинең әнисе.

Любовь Ивановна, улларының икесе дә Оренбургта һәм СВОда хезмәт итсәләр дә, бик сирәк күрешәләр, ди.  Шалтыратышалар гына. Әниләре янына бер тапкыр гына бер үк вакытта кайта алганнар, кыска вакытлы яллары бергә туры килгән. Хәрби хезмәт җиңел эш түгел шул инде. Әмма Олег белән Евгенийга ул ошый. Хәрби булу һәрвакыт абруйлы саналган, ә хәзер бигрәк тә. 

СВОга беренче булып Евгений киткән, әнисен борчымас өчен берни дә әйтмәгән. Бу турыда Любовь Ивановна улы СВОдан кайткач кына белгән. Әниләре әйтүенчә, уллары үз хезмәтләре турында берни дә сөйләмиләр: кайда һәм нинди вазыйфада, нинди гаскәрләрдә, нинди юнәлештә хезмәт итүләре һ.б.  хакында хәбәр итү, шулай ук СВО зонасында фотога төшү аларга тыела (сайттагы фотолар Оренбургтагы частьтә ясалган). 

 - Миңа: «Әни, үзеңнең өйдәге сериалларыңны кара, ә бу турыда сиңа белергә ярамый», - диләр, - дип сөйли Любовь Ивановна.  «Ашау ничек?»-дип сорагач «Әни, барысы да яхшы!» дип кенә җавап кайтаралар. «Җылы киемнәрегез һ. б. бармы?» дигәч тә, шул ук җавапны ишетәм, ди әниләре.

Евгений СВОда 1 һәм 2 дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» һәм «СВОда катнашучыга» дигән медальләр белән бүләкләнгән.  Ул ефрейтор званиесендә хезмәт итә, «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» билгесе дә бар. Олег үз хезмәтенең 15 еллыгына шулай ук медаль белән билгеләнгән.   

Әлегә абыйлы-энеле Оренбургтагы үз частьләрендә булсалар да, әйберләре инде җыелган.  СВОга җибәрү турындагы сигналны көтәләр, якынча ул 1 декабрьдә планлаштырыла. 

- Әлбәттә, һәр ана кебек үк, мин алар өчен борчылам. Кайчагында 3-4 көн хәбәр бирмичә торалар. Димәк, әлегә андый мөмкинлек юк һәм мин моны аңларга тырышам.

Любовь Ивановнаның уллары эшчән, балачактан ук эшкә өйрәнеп үскәннәр: әти-әниләре икешәр сыер, 13 дуңгыз асраганнар.  Өйдәге арткы бүлмәдән иркен кухня-аш бүлмәсе булдырганнар, йортның алгы өлешендә дә заманча ремонт ясалган. Мунчаны яңартканнар, веранданы тышлаганнар, төзүчеләргә янкорма төзергә дә булышканнар. 
Любовь Ивановнаның өендәге иске мичне узган гасыр раритеты дип әйтергә дә була. Өе газ белән җылытылса да, миче эшли. Хуҗабикә аны тыштан яңарткан, буяп куйган һәм мич бүлмәдә бик матур күренә. 

- Гаилә истәлеге, - дип елмая ул. 

СВОда катнашучыларның әниләре буларак, Любовь Ивановнага 14 ноябрьдә машина белән киселгән утын кайтарганнар. Моның өчен акча авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирелгән. 
Узган ел ул лаеклы ялга чыккан, соңгы 11 елда Яңа Чишмә РҮХнең хирургия бүлегендә санитарка булып хезмәт куйган. Эштә аны коллегалары да, җитәкчелек тә хөрмәт иткән, аның Мактау грамоталары да бар.

Черемухово Бистәсеннән Любовь Белоглазова - махсус операциядә катнашучы ике хәрбинең әнисе.

 -Әгәр очратсалар, хәзер дә кире эшкә чакыралар, - ди Любовь Ивановна.

Хәзер ул үзенең авыл ФАПында санитарка булып эшли. 

Любовь Ивановнаның бакчасы, теплицасы, тавыклары да бар. Барсик дигән мәчесе йортта хуҗа урынына.  Иптәш кызлары чәй эчәргә, сөйләшергә киләләр.

Любовь Ивановна биш оныкның әбисе: 18 яшьлек Валерий, 16 яшьлек Александра һәм 13 яшьлек Ульяна.  Оренбургта яшәүче Маргарита 2 нче сыйныфта укый, ә Арсенийга 6 яшь. 

- Әниләр көне, 8 Март бәйрәме дисеңме, туган көн уңаеннан да улларым һәм кызым һәрвакыт котламыйча калмыйлар, заказ белән чәчәк бәйләмнәре китертәләр, - дип сөйли ул.  -Бигрәк тә кече улым күңелгә үтеп керерлек сүзләр таба белә (үзе уйлап чыгара яки интернеттан сайлый), рәхмәт аңа. Әлбәттә, теләсә кайсы ана кебек үк, мин үз балаларым белән һәрчак горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев