Әни янәшәсендә үткәрелгән вакыт кадерле
Зирекле музеенда «Әниләр бәйрәме» узган
21 ноябрьдә Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре Әниләр көненә багышланган чара оештырганнар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары, әбиләр, музейга килүчеләр чараның кунаклары булганнар.
Музей директоры Лидия Лотфуллина барлык чара кунакларын сәламләп, аларны иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән котлаган. Әниләргә ак бәхетләр, тыныч күк йөзе, улларының һәм туганнарының СВОдан исән-сау кайтуларын теләгән. Авылның хатын-кызлар советы җитәкчесе Зөмәрия Вәлиулла кызы да барлык әниләргә җылы котлау сүзләрен җиткергән.
«Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның чыгышлары бәйрәмнең бизәгенә әверелгән. Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләгәннәр, ә алар җырлаган җырларның гади һәм эчкерсез сүзләре барлык кунакларның күңелләрен нечкәрткән.
Бәйрәмдә җылы котлаулар яңгыраган, музей хезмәткәрләре чәй табыны да әзерләгән.
Нәкыя апа Шәрифуллина Коръән сүрәләреннән аятьләр укыган.
Зирекле музеенда үткәрелгән Әниләр бәйрәме онытылмаслык хатирәләргә бай булган.
Хәзерге тормыш ритмы еш кына безгә якыннарыбыз өчен җитәрлек вакыт табарга мөмкинлек бирми. Эш, мәшәкать, дөнья куу - болар барысы да безне әниләребездән читкә алып китә кебек. Әмма безгә әни белән үткәргән вакытның бик тә кадерле булуын истә тотарга кирәк. Әлеге мизгелләрдә без әниләрнең зирәклеген тоя, балачак хатирәләребезне искә төшерә һәм аралашудан ләззәтләнә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев