Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Анжела Закарян: «Минем эшем – кешеләрне ашату!»

Бу кунакчыллык, бердәмлек һәм аның кешеләргә булган мәхәббәте чагыла торган тарих.

Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы

Район мәдәният йорты фойесында гаҗәеп җанлылык хөкем сөрә. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган милли ашлар фестивалендә дистәләгән милли ашлар куелган. Рус кухнясы ашлары булган өстәлләрнең берсендә халык аеруча күп. Аларны Красный Октябрь клубы мөдире әрмән хатыны Анжела Закарян әзерләгән. Аның боткасын авыз итүчеләрнең бөтенесе бер-бер артлы мактау яудыра тора. Бәйрәм азагына Анжела һәм хезмәттәше Гөлнара буш казан белән кайтып киттеләр – пешекче хезмәтенә иң яхшы бәя шул бит инде.

Бер ел элек Анжела клубка эшкә кайта һәм шунда ук коллективка ашханә буенча элеккеге хезмәттәшен чакыра. Димәк, фестивальгә рус кухнясының иң тәмле ризыкларын әзерләүне чын профессионалларга ышанып тапшыралар. «Клубка чакырдылар һәм мин яңадан бу эшкә кайттым. Балалар белән эшләргә, җырларга, чыгыш ясарга яратам», – дип уртаклаша Анжела.

Алар Гөлнара белән бистәнең мәдәни тормышы өчен җаваплы: бәйрәмнәр оештыралар, түгәрәкләр алып баралар. Рәсем, бәйләү, вокал, театр – балалар дәресләргә бик теләп йөриләр. Ә энтузиастларның планнарында –өлкәннәрдән һәм балалардан вокаль ансамбльләр төзү.

 

Чынбарлыкка әйләнгән әкият

Бала чакта Анжеланың иң яраткан китабы «Аленький цветочек» әкияте була. Төп героиня Настеньканың шәфкатьлелеге аның күңелен шулкадәр дулкынландыра – шул вакыттан бирле ул, әлеге исемне ишеткән саен, әкият героен исенә төшерә. Бервакыт улы Овик өйгә рус кызын алып кайтып: «Таныш бул, әни. Бу – Настенька», - дигәч, аның бәхетен күз алдына китерегез! Шулай итеп, яраткан әкиятенең героинясы гаиләгә керә. Сүз уңаеннан, Анжеланың улы Татарстанда туган, ә Красный Октябрь – аның кече Ватаны. Авылдашлары аны шаяртып кына «татар әрмәне» дип атыйлар.

Анжеланың бер кияве дә, өлкән кызы Лилитның ире Егор – рус кешесе, СВО ветераны, үзе теләп сугышка киткән. Калган ике кияү – әрмән һәм чуаш милләтеннән. Чып-чын интернационал гаилә килеп чыккан. 10 ел пешекче булып эшләгән Анжела зур гаиләсе өчен пешеренергә ярата. Аның 11 оныгы бар, тиздән тагын ике игезәк малай туар дип көтәләр. Оныкларының берсе шул ук поселокта яши һәм еш кына яраткан әбисенә кунакка килә.

 

Язмыш сынавы һәм Татарстанда яңа тормыш

Бу хатирәләрдән Анжеланың күзләренә яшь тула. Аның туган җире Спитакта коточкыч җир тетрәүдә алар нәселеннән 37 кеше һәлак була. Алар арасында ике баласы, әтисе, апалары, агалары, туганнан туган энеләре, бөтен гаиләләре белән һәлак булган туганнан туган апалары.…

Гаилә Спитакта яшәгән, ә ул хәлиткеч көнне аның өч баласы һәм туганнан туган энесе Эдик фаҗиганең эпицентрына эләккән Налбан бистәсендә әбиләрендә кунакта булганнар. Йорт җимерелгәндә, биш онык кухняда иртәнге аш ашап утырган чак була. Олы кызын һәм Эдикны өемнәр астыннан чыгаралар – аларны ауган өрлекләрдән өстәл саклап кала. Ә Анжеланың улы һәм кызын коткарып кала алмыйлар... Энесе армиядә булганлыктан исән кала.

1992 елда гаилә Яңа Чишмәгә туганнарына кунакка килә. Шунда дефолт башлана, акчаларны яңаларына алыштыралар, һәм аларның совет акчалары «янып бетә». Әрмәнстанга кайту мөмкинлеге калмый.

«Яшәр өчен акча эшләргә кирәк иде. Ирем төзелешкә китте. Бераз эшләп алырбыз да, кайтып китәрбез, диде, туган илебезне бик сагына иде», - дип искә ала Анжела.

Башта район үзәгендә ике катлы колхоз йортларында торалар. Ә аннары аларның язмышы белән «Красный Октябрь» совхозы директоры Александр Губкин кызыксына. Ул Әрмәнстанда җир тетрәүгә кадәр үк булган һәм аларның кунакчыл авылын хәтерли икән. «Сезнең халкыгыз эшчән, эчми. Сезне үземә алам», - ди ул.

Шулай итеп, Анжеланың гаиләсе өч кызы белән Красный Октябрьга килеп эләгә. Александр Семенович фатир биреп, торак белән дә ярдәм итә.

 

Кешеләргә илтүче юл

Армениядә Анжела бераз гына фабрикада эшли дә, бик яшьли кияүгә чыга. «Ул вакытта шундый традицияләр бар иде, хәзер анда барысы да башкача», - ди.

Совхозда сыер савучы була һәм тиз арада алдынгылар рәтенә керә – мактау грамоталары, бүләкләр ала. 6 елдан Яңа Чишмә казылык цехына эшкә урнаша. Аннары аны «Зубов А.А.» КФХ ашханәсенә чакыралар. Алты ел анда бердәнбер пешекче була, хәтта икмәк пешерүчеләргә авылдашларының бәлешкә заказларын үтәргә булыша (поминка, юбилейлар һ.б.).

«Миңа бер тапкыр күрсәтү дә җитә, шундук эләктереп алам, икенче тапкыр аңлатырга кирәкми», - ди Анжела. Пешекченең кулинар таланты турында район газетасында да берничә тапкыр язылды.

2007 елдан 2010 елга кадәр Красный Октябрь клубында мәдәният хезмәткәре булып эшли. Ләкин ире каты авырып киткәч, җырларга, чыгыш ясарга көче калмый – күңеле тартмый. Ире вафат булганнан соң, 15 ел элек ул район үзәгендә ачылган тегү фабрикасына килә.

Ләкин пешекче эше аны яңадан чакыра – хәзер инде «Агро-Раздолье» ҖЧҖ ашханәсенә, анда ул дүрт ел эшли.

 

Ике Ватан да – йөрәктә

Әрмәнстанда Анжела еш була. Апрельдә әнисендә кунакта булып килә – аның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Әнисе дә, үз чиратында, кызлары янына килеп йөри – Анжеланың ике апасы да Яңа Чишмәдә яши.

«Әлбәттә, туган илгә кайтасы килә. Ләкин мин хәзер анда кая барам? Минем монда балаларым, оныкларым бар. Ә балалар инде тамырлары белән биредә береккәннәр», - ди ул җиңелчә сагыш белән.

Анжела һәр көнне иртән әнисе белән шалтыратышып сөйләшә, алар, ерактан булса да, бергә кофе эчәләр. Аларның телеграмда үз гаилә төркеме бар, ул барысын да берләштереп тора.

Ире һәм балалары белән Яңа Чишмәгә килгәндә аңа 25 яшь була. Утыз өч ел эчендә Татарстан аның өчен икенче ватанына әверелә. Әмма Әрмәнстан, әлбәттә, аның күңелендә мәңгегә калачак.

 

 «Ал чәчәк» - Анжеланың җаны

«Минем эшем - кешеләр ашату! Һәм Россиядә яшәп, ничек борщ әзерли белмәскә?» -  ди Анжела Закарян җылы елмаеп.

Аның осталыгын җиңүләр дә раслый: әйтик, Масленицада ул рус кухнясының иң яхшы ризыгы өчен беренче урынны ала. Ә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестивальдә кунакларны атаклы «Дружба» һәм борчак боткалары белән әсир итә. Үз гаиләсе өчен ул төрле рецептлар: әрмән, рус, татар һәм чуаш рецептлары буенча әзерли.

 Кунакчыл хуҗабикә әйтүенчә, аның төп шатлыгы – тырышлыгын һәм кулинария сәнгатен бәяләгән кунакларның канәгать йөзләрен күрү. Кешеләр сыйлау күңеленә якын эш икәнлегенә торган саен ешрак инана, шулай ул үзенең мәхәббәтен кешеләргә бүләк итә.

Шул рәвешле икенче ватанында, яраткан әкиятендәге алсу чәчәк кебек, зур интернациональ гаиләсенә, дусларына һәм бөтен бистәгә шатлык бүләк итеп, аның игелеге чәчәк ата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев