Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылның чисталыгы үзебездән тора

Ел саен 1 апрельдән 31 майга чаклы район торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелә. Быел зур күләмле эшләр башкарылган: 2070,5 куб.м. чүп-чар чыгарылган, 320 берәмлек техника эшкә җигелгән, шимбә өмәләрендә 9127 кеше катнашкан.

Шуңа да карамастан, районнның барлык территориясе идеаль тәртиптә тора дип әйтеп булмый. Үз авылыңны чиста, каралган һәм матур килеш күрергә бар да тели. Тик моңа һәр кеше дә намуслы карамый шул һәм хәтта территорияне җыештырырга да бөтенесе дә чыкмый. Кайберләре берни эшләмәү генә түгел, төзекләндерү нормаларын һәм кагыйдәләрен дә бозалар.
- Безнең районда төзекләндерү өлкәсендә иң киң таралган тәртип бозулар нинди? Әлеге сорауны без административ комиссия секретаре Татьяна Васильевага бирдек.
-Иң киң таралган тәртип бозулар - бу йортларның алгы якларын яки коймаларны тиешенчә тотмау, санкцияләнмәгән чүплек урыннары, автомобиль покрышкаларын өеп кую, торак йорт тирәсенә йөк автомобилен кую, урамда йөргән мал-туар.
- Тәртип бозучыларга ничек һәм кем җәза бирә?
- 2017 елның 8 аенда Яңа Чишмә районында административ тәртип бозу турында 27 беркетмә төзелде һәм карап тикшерелде. Беркетмәләрнең барысы да авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен төзелде. Аларның дүртесе ТР Экология һәм табигый рисурслар министрлыгы инспекторлары тарафыннан, 12 се - Яңа Чишмә АҖ секретаре яки җитәкчесе, 4 се - Шахмай АҖ башкарма комитеты җитәкчесе, 3 се - Тубылгы Тау АҖ башлыгы, 2 се - Акъяр һәм Архангел АҖ башлыклары, Зирекле һәм Черемухово АҖ башлыклары тарафыннан 1шәр беркетмә төзелгән иде. Салынган штрафлар күләме 49000 сум тәшкил итте, ирекле тәртиптә 24500 сумы түләттерелде. Тагын шуның кадәрлесе түләнмәгән әле.
Өч елда Акбүре, Екатерина, Красный Октябрь, Ленино, Әдәмсә, Чабаксар АҖләрдә бер генә беркетмә дә төзелмәде.
- Димәк, аларда административ тәртип бозулар бөтенләй юк дигән сүзме бу?
- Мин алай дип әйтмәс идем. Бу АҖ башлыклары тәртип бозучыларга беркетмәләр төзү эше белән начар шөгыльләнәләр дигән сүз. Безгә район үзәгендә һәм төрле торак пунктларда бик еш булырга туры килә, һәм аларда төзекләндерү өлеше буенча тәртип бозуда гаеплеләрнең әле барысы да җаваплылыкка тартылмавын күрәбез.
Быелгы 2017 ел Экология елы дип игълан ителгән иде. Әлеге карар җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирәдәге мохитны саклау, территорияләрне комплекслы үстерү һәм аларны төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү максатларында кабул ителгән.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм АҖ башкарма комитеты җитәкчеләренә бу хакта тагын бер кат исләренә төшерәбез. Административ комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне, шулай ук штрафларны үз вакытында түләүне үтенеп сорый. Россия Федерациясе Кодексының административ тәртип (хокук) бозулар турындагы законның 20. 25 маддәсе 1 частенә туры китереп тәртип (хокук) бозучы административ штрафны 60 көн эчендә түләмәгәндә түләнмәгән штраф күләмен 2 тапкыр арттырып түләргә (1 меңнән дә ким түгел) туры киләчәк; 15 тәүлеккә кулга алынырга яисә 50 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләргә тартылырга да мөмкин.
Әңгәмәне Лариса Федорова
алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев