Җәмгыять

Авылның киләчәге яшьләр кулында

Яшьләр мәктәпне тәмамлау белән гадәттә яхшырак эш эзләп шәһәргә китеп бара. Тик, еш кына, авылда да яшәргә мөмкин бит, дигән нәтиҗәгә киләләр.

Черемухово Бистәсендә яшәүче Виктор һәм Таисия Морозовлар гаиләсендә ике малай үсеп - буй җиткән, икесе дә фәкать югары белем алу өчен генә авылдан шәһәргә киткән.
Евгений һәм Александр мәктәптә яхшы укыганнар, ВУЗ-ларны да уңышлы тәмамлаганнар (олысы - Чистайдагы КАМПИ-да, кечесе Яр Чаллыдагы КФУ да укыган) һәм туган авылларына кайтканнар. Яшь белгечләр өчен (инженер һәм программист) Черемухово Бистәсендә эш табылмый. Әмма туган авылларында яшәү һәм эшләү теләге абыйлы-энеле Морозовларда юкка чыкмый.
Өстәвенә, Евгений бәхетенә аларның авыл мәктәбенә яшь укытучы кыз Әлфия эшкә килә. Авыл егете шәһәр кызына гашыйк була һәм алар бер-берсен яраталар: 2011 елда туй ясыйлар һәм бер елдан соң яшь гаиләдә кыз бала - Алина туа. Аңа хәзер 4 яшь, ул балалар бакчасына йөри. Хәзер яшь гаилә үз йортларын булдырган, аны төзекләндерәләр. Әлфия Черемухово мәктәбендә инглиз һәм татар телен укыта, тик әлегә ул декрет ялында: ике ай элек аларның икенче кызлары туган, Аделина дип исем кушканнар. Евгений үзенең әтисе - стажлы умартачының компаньоны булган һәм хәзер аның ярыйсы гына кереме һәм үз эше бар.
- Үз бизнесымны мин законлаштырдым: барлык "кәгазьләремне" тиешенчә рәсмиләштердем. Умартачылыкны ике метрлы тоташ койма белән әйләндереп алдым. Язын үз тракторымда умарта ояларын урманга илтәбез, анда аларга яхшырак. Ә умарта кортларын кышлатуга умарта өе төзибез, - дип күрсәтә ул яңа корылманы, - әти белән икәү төзибез, аның ишегалдында шундый өйчек бар инде.
- Икегезгә ничә умарта оягыз бар соң?
- 150 тирәсе, тик икегә түгел, ә өч кешегә, - дип төзәтә мине Виктор Александрович Морозов. Икенче улыбыз Александр да өлештә: ул яздан көзгә чаклы безнең белән умарталыкта эшли.
Александрга әле уңыш бик елмаймаган, сөйгән яры шәһәр тормышын авылныкына алыштырудан баш тарткан. Яшь ир озак уйлап тормый, авылны сайлый. Черемухово Бистәсендә Александр шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә башлый: ике савым сыеры алып җибәрә, тик тапшырган сөте өчен аның белән берәү дә исәп-хисап ясарга җыенмый. Намуссыз сөт җыючы белән көрәшүнең мәгънәсез булуын төшенгәч, Александр ШЯХ белән "хушлаша". 25 ел программист булып эшләгән югары белемле белгеч районда үзенә башка эш тә тапкан булыр иде, билгеле. Тик аның тагын бер мавыгуы бар - ул фитнес, ул аны спорт төре буларак җәлеп итә. Быел Александр Морозов бодибилдинг буенча ТР чемпионатында икенче урынны яулап, көмеш медаль белән бүләкләнгән.
- Сашаның районда "Олимп" базасында фитнес-үзәк оештырырга маташуы килеп чыкмады. Киләчәктә яңачишмәлеләрне өйрәтү мөмкинлеге булсын өчен ул ярчаллылар белән шөгыльләнеп акча эшли, хыялыннан баш тартмый - туган авылында төпләнеп авылдашларына яшь буында сәламәт тән һәм сәламәт акыл тәрбияләүдә файда китерергә ниятли, - дип сөйләде 30ел китапханәче булып эшләгән әнисе Таисия Михайловна. Гыйлемле кеше буларак ул авылның киләчәге яшьләр кулында булуын, аларның туган якларын яратуларына бәйле булуын яхшы аңлый.

Нет комментариев