Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Авылны авылда яшәргә теләгән кеше саклап тора”

Авылга кайткан саен, сул як күршедә атлар уйнаклавын, печән төргәкләренең рәт-рәт өелеп торуын күреп, күзем ял итеп килә. Мин күрергә теләгән авыл бу.

Татар авылында ат булырга тиеш бит инде! Априори. Күршеләребезнең яшь гаилә булуы тагын да сөендерә. Төрле бәйгеләрдә үзләрен инде күрсәтә башлаган бик сәләтле ике кыз үстерә Ленар белән Гөлназ Исмәгыйлевлар. Гөлназ – Актаныш кызы, Яңа Чишмә гимназиясендә инглиз теле укыта. Ленар кечкенәдән күз алдыбызда үскән тыйнак, акыллы, булдыклы егет. Әниләре Тәнзилә апа, яшьли тол калып, ике баланы аякка бастырды.

Три пары связали свои судьбы в Новошешминском районе  В ЗАГСе Новошешминского района состоялось трогательное событие — три пары официально стали мужем и женой, скрепив свой союз узами любви и верности.  Особую ценность этому событию придает решение молодожёнов остаться жить и работать в родном районе. Их выбор — это проявление искренней любви к малой родине и желания участвовать в её развитии.  Торжественную церемонию провела руководитель ЗАГСа Алия Рафгатовна Мирьякупова. Со словами теплых поздравлений она обратилась к новобрачным, пожелав им крепкого семейного счастья, взаимопонимания и долгой совместной жизни.  Новошешминский район с радостью принимает новые семьи и уверен, что их любовь и труд будут способствовать процветанию родного края!  Фото и материал: ВК ЗАГС Новошешминска

Ленардан нишләп авылда калырга карар кылуы белән кызыксынам.

- Армиядән хезмәт итеп кайтканда, авылда бергә үскән минем яшьтәге дус егетләр, кызлар бөтенесе дә шәһәрдә иделәр инде. Ул вакытта “мода” шундый иде. Әзрәк ял иткәч, әлбәттә, мин дә шәһәр ягын караштыргалый башладым. Кайда гына эшләп, кайда гына йөрсәм дә, авыл барыбер үзенә тартты. Авыл баласы бит без! Баштагы мәлләрдә, дөресен әйткәндә, авылда яшьләр булмагач, бик күңелсез иде. Кайбер кичләрен урамга чыгып сөйләшеп утырырга да иптәш табып булмый иде, - дип искә ала ул. Авылга кайтуының тагын бер сәбәбе – әнисе. Үзен тәрбияләп үстергән әнисен ялгыз калдырасы килми. Әйе, бәхетле ана ул Тәнзилә апа: оныклар, балалар рәхәтен, рәхмәтен тоеп яши.

“Авылда калдым да бетте түгел шул әле ул. Иң беренче эш кирәк. Аллага шөкер, эш тә килеп чыкты. Эшем район үзәгендәге нефть компаниясенә барып тоташты. Унөченче ел районга йөреп эшлим”, - ди күршебез.

Авылыбызның күзгә күренеп олыгаюын Ленар да борчылып күзәтә.

“Әле ун ел элек колхоз гөрләп торган булса, хәзер колхозның “К” хәрефе дә калмады! Шул тракторчы абыйлар, укытучы апалар күбесе пенсия яшендә. Гөрләп торган мәктәбебез ябылды: югыйсә спорт ягыннан да, белем ягыннан да алдынгылардан иде ул. Эш булмагач, күп яшьләр калмады! Яшьләр күп булмагач, яшь гаиләләр саны аз. Яшь гаилә булмагач, балалар аз. Балалар күп булмагач, мәктәпләр ябыла! Бездә генә түгел мондый хәл. Татарстан районнарының күп авыллары шундый хәлдә яши хәзер!”

Ни өстисең инде монда? Авылда яшьләргә эш юк. Барысы да диярлек районга эшкә йөри. Кайбер гаиләләр үзләренең фермерлык хуҗалыкларын булдырган. Күрше Шахмайда хәлләр яхшырак үзе, яшьләр дә күбрәк. Ул электән өч авылны берләштергән күмәк хуҗалыкның үзәге булып, анда мөмкинлекләр күбрәк булгангадыр бәлки...

Илдә чыпчык үлми, дигәндә дә авылны күздә тотканнардыр. Җир кешесе җирдән көч ала – яши, тереклек итә. “Һәрбер кеше үзенең тормышын үзенчә тарта хәзер, - дип күзәтүләре белән бүлешә Ленар. - Хәзер бит инде самооблажениегә акча җыеп, юлларга, су скважиналарына үзебез ремонтлар ясыйбыз. Авылны авылда яшәргә теләгән кеше саклап тора”. Мир белән хәл итәбез, диярләр иде элегрәк. Әле дә кирәк чакта халык бергә тупланып алырга сәләтле ул.

“Көн сизелмичә дә үтеп китә!” – шулай диючеләрне хөрмәт итәм мин. Гадәттә, юкны бушка аударып йөрүчеләр түгел алар. Ленарның көне дә шактый тыгыз: “Иртә белән торып атларны ашатам, аннары эшкә китәм. Эш минем “ненормированный”: ничәдә кайтасын белеп булмый, соң кайткан вакыт булса, көн бетте дигән сүз. Ничәдә кайтуга карамастан, йорт эшләрен эшләргә, атларны ашатырга кирәк. Алар көтеп тора! Аннан өйдә балалар белән уйныйм. Көн шулай уза да китә.” Әтисенең бертуганы Халит абый гаиләсе алар белән күршедә генә яши. “Ул да атларны бик яратып карый һәм бу эштә миңа терәк-таяныч”, - ди Ленар.

Ни өчен атлар тотуы белән кызыксынам үзеннән. Гадәттә, безнең якта кеше үгезләр асрый. “Атларны башта кызыксыну, хобби өчен үстерә башлаган идем. Шулай әкрен генә кереп кителде. Атларны асрарга җиңелрәк дип уйлыйм мин”, - ди үзе. Ә миңа татарның атлар яратуы канындадыр кебек, ул аны совет чорында беразга онытып кына торгандыр кебек тоела.

Авылга кайткан саен, сул як күршедә атлар уйнаклавын, печән төргәкләренең рәт-рәт өелеп торуын күреп, күзем ял итеп килә. Мин күрергә теләгән авыл бу.

Яшьтәшләре авылда бармак белән генә санарлык Ленарның.  “Җиде яшь гаилә санадым, ялгышмасам. Бездән өлкәнрәк гаиләләр дә шул чамадыр. Бу зур күрсәткеч түгел, соңгы күрсәткеч тә түгел.” “Соңгы күрсәткеч түгел” диюе ошады миңа күршемнең. Мәсәлдәгечә, чүлмәктәге сөткә төшкән бакаларның тәпи күтәреп батып үлүчесе түгел ул; сөттән май язып, сикереп чыгучысы. Оптимист, ягьни.

Шатлык-сөенечләре дә авыл белән бәйле. “Кайбер җәйге ял көннәрендә урам тулы бала-чага, туганнар, күршеләр кайта шәһәрләрдән, шуңа карап күңел шатлана. Урам гөрләп тора! Авылда шау-шу, тавыш! “Движуха!” Әле күптән түгел Күршеләр көне дә алар капка төбендә узды.

Борчуларга килгәндә... “Авылның киләчәге борчый. Ниләр булыр икән ун елдан? Елмаеп торган зур таш йортлар буш калырмы? Гөрләп торган авылыбыз белән ниләр булып бетәр? Тик шулай да өмет өзелми! Хөкүмәт берәр программа кертеп, авылларыбызны карый башлар...”

“Хәрби операция тизрәк бетеп, егетләр үз гаиләләре, әти-әниләре янына кайтсыннар иде тизрәк”, - ди Ленар. Әйе, бу борчу –  һәммәбез өчен уртак гамь, уртак борчу. Тыныч күңел белән эшләр, балалар үстерер өчен ил-көннең имин булуы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев