Авыр вакыт булса да, аның турында якты истәлекләр калган
Бүген Екатериновка авылында яшәүче тыл ветераны Анна Павловна Иванова турында сөйлибез
Февраль башында тыл хезмәтчәне үзенең 93 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ә июль аенда аның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәвенә ике ел тула.
- Анна Павловна биредәге тормышыннан бик канәгать, - дип сөйли социаль хезмәт буенча белгеч Гүзәлия Мостафина. – Матурайды, без аны матур итеп киендерәбез. Февральдә депутатлар Советы сессиясендә аңа «Җиңүнең 80 еллыгына» медале тапшырдылар. Бу көнгә без аңа прическа ясадык, яңа киемнәр сатып алдык. Анна Павловна – бик җитез, аралашучан, компания ярата, актив. Барлык дәресләрдә, бәйрәмнәрдә, спорт чараларында һәм хәтта өмәләрдә дә катнаша. Көн саен территория буйлап йөри, укырга, телевизор карарга ярата.
Картлар йортына күчкәнче, ул озак еллар үз авылында ялгызы гына яши: мич яга, яшелчә бакчасы утырта. Ире 20 ел элек үлгән, кызы – еракта. Аның дүрт баласы була: икесе яшьли үлә, бер улы армиядә һәлак була, кызы биш ел элек вафат була. Әнисе үлгәннән соң бер ел үткәч, авылга Анна Павловнаның оныгы күчеп кайта, хәзер ул аның янына килеп йөри.
Сугыш башланганда Анна Павловнага 9 яшь була. Ул барлык ир-атларның фронтка китүен, яшь кызларны хезмәт армиясенә мобилизацияләүләрен искә төшерә. Колхозда басуларда хатын-кызлар, балалар һәм картлар эшли. Икмәк җитми, барысының да гаиләләре күп балалы була, шуңа күрә ач торалар, үлән белән тукланалар. Авыр вакытлар булса да, Анна Павловнаның якты истәлекләре күп.
- Яшь булгангадыр. Гаиләдә бишәү идек, калган җиде эне-сеңелләрем сабый чакта ук үлделәр. Абый фронтта хәбәрсез югалды. Инвалид әтине сугышка алмадылар. Ул өйдә сарык тиресе эшкәртү белән шөгыльләнде. Терлек асрадык, болын янәшә генә. Яз көне басуга чәчкечләргә бодай ташыдык – кем күпме алып китә ала. Ә урып-җыю вакытында кырдан башаклар җыйдык, уңышны амбарга илтә идек. Ашлыкны ындырда капчыклар белән үзебез ташыдык. Җилгәргечләрне кул белән әйләндерә иделәр. Хәтерлим, җырлар җырлый-җырлый әйләндерә идек. Чиләкләр белән салабыз, көрәк белән бушатабыз.
Балачактан башлап, Анна Павловна күп еллар колхозда төрле эшләрдә эшли.
Сәламәтлеге начар түгел – дару эчүнең нәрсә икәнен дә белми. Валидолны гына таный, анысын да даими кабул итми. 90 яшь тулган көннәрдә аның турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә язганда, Анна Павловна яңа тешләр куйдыртырга теләве турында әйткән иде, чөнки шашлык ярата, ә аны чәйнәр өчен яхшы тешләр кирәк. «Картлар йортына күчкәч, аның бу хыялы тормышка ашты», диде Гүзәлия ханым.
Ветеранның Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен медальләре бик күп. Һәркайсын үз тартмасында саклый Анна Павловна.
- Һәрвакыт Җиңү юбилеена тапшыралар, – ди ул. – Биш ел элек Казанда алган идем, миңа аны ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Районның башка тыл хезмәтчәннәре белән бергә барган идек. Яхшы каршы алдылар, ресторанда хөрмәтләделәр.
Анна Павловна – сугышны кичергән, бөтен ил белән бергә Җиңү өчен хезмәт иткән буын вәкиле, һәм аның тормышы бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев