Аз керемле гражданнарга социаль ярдәм
Дәүләт социаль контракт нигезендә социаль ярдәм күрсәтә.
Социаль контракт – социаль яклау органнары һәм аз керемле гаилә арасында дәүләт ярдәме күрсәтүгә төзелә торган килешү. Контрактның максаты – аз керемлеләргә даими мөстәкыйль керем чыганаклары хисабына тормышның югарырак дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итү.
Проектта үз составында эшкә сәләтле гражданнар булган, үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында җан башына уртача керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз яшәүчеләр катнаша ала (2025 елда – 16430 сум).
Социаль контрактның өч юнәлеше бар:
- үзмәшгульлек һәм шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру – 350 мең сумга кадәр түләү;
- шәхси ярдәмче хуҗалык (ШЯХ) - 200 мең сумга кадәр түләү;
- эшкә урнашу – яшәү минимумы күләмендә түләү.
2025 елга Яңа Чишмә районына 2 млн 911 мең сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Шул исәптән үзмәшгульлеккә - 2 млн 117 мең сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 400 мең сум һәм эшкә урнаштыруга – 354 мең сум тәгаенләнгән.
2025 елның 1 кварталында беренче юнәлеш буенча (үзмәшгульлек) һәркайсы 350 мең сумлык 2 контракт төзелгән: район үзәгендә матурлык студиясе һәм Чертуш авылы эшмәкәре ишекләр кую буенча бизнес ачкан.
Икенче юнәлеш буенча (ШЯХ) районның ике кешесенә бер мәртәбә 200 мең сум акча (Архангел Бистәсе һәм Акбүре) бирелгән. Акча сыерлар һәм азык (бөртекле фураж) сатып алу өчен тотылган.
Өченче юнәлеш (эшкә урнашу) буенча агымдагы елда 3 социаль контрактка кул куелган. 2024 ел ахырыннан төзелгән контрактларны исәпкә алып, барлыгы 308 мең сум түләнгән. Социаль пособие мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелган көннән түләнә – бу беренче түләү һәм алга таба, эшкә урнашканнан соң, яшәү минимумына тигез булган тагын өч түләү каралган. Социаль контракт 6 айдан 12 айга кадәр вакытка төзелә.
Социаль контрактлар буенча ахыргы нәтиҗәгә төп таләпләр – гражданнарның акчалата керемнәрен арттыру һәм авыр тормыш вәзгыятен җиңү.
Социаль контрактны төзү өчен:
- социаль яклау бүлегенә гариза бирергә;
- узган 3 айда гаилә керемнәре турында кирәкле документлар пакетын күрсәтергә;
- бизнес-план төзергә;
28 мартта Казанда ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсы ярымфиналы булды.
Яңа Чишмә гимназиясенең 6 «В» сыйныфы укучылары әлеге мәртәбәле ярышта призлы урын алдылар, бердәм коллектив серләрен күрсәтеп, үз уку йортларын лаеклы тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Конкурска әзерләнүдә, әлбәттә, укучыларның ата-аналары да аерым роль уйнады: алар барлык этапларда да балаларга актив ярдәм күрсәттеләр. Команданың уңышына, һичшиксез, сыйныф җитәкчесе Ольга Клюшкина зур өлеш кертте. Аның педагогик тәҗрибәсе һәм иҗади якын килүе чын-чынлап дустанә сыйныф коллективы булдырырга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев