Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Аз һәм Букины кем белә” (славян язуы һәм мәдәнияты көненә багышланган танып-белү әңгәмәсе)

26 нчы май көнне Шахмай авылы тарихы музеенда башлангыч сыйныф укучылары белән славян язуы һәм мәдәнияты көненә багышланган “Аз һәм Буканы кем белә?”

. Абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә туры китерелгән славян язуы һәм мәдәнияты көне ел саен барлык славян илләрендә 24 майда бәйрәм ителә. Традициягә кергән бу көн бүген мәгърифәт һәм рухият бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Ул безнең рухи кыйммәтләребезнең, мәдәниятебезнең символы булып тора. Музей мөдире Гцлнар кызы Сабирова укучыларга беренче язуның килеп чыгышы, китапның барлыкка килү тарихы, славян алфавиты һәм Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турында сөйләде. “Кирилл һәм Мефодий – славян язуын тудыручылар” дигән презентация һәм видеоролик карадылар. Китап, белем, мәктәп темасына багышланган табышмакларга җавап таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, славян азбукасын заманча алфавит белән чагыштырдылар. Чара барышында укучылар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев