Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Азеево, Акъяр яки Ак Тау авылы“

Бүген Акъяр авылы турындагы язмабызны дәвам итәбез

Үз тарихларын саклыйлар
Мәктәп-балалар бакчасына иганәче Рифнур Сөләйманов инде ничә еллар ремонт-төзекләндерү эшләрендә ярдәм итеп тора, балаларга Яңа елга бүләкләр алып кайта. Мәктәптә үзенең тарихы белән бәйле кызыклы экспонатлары булган музей да бар. Аларның берсе РФ-нең атказанган укытучысы Зәкия Сөнгат кызы Садыйкова турында. Мәктәп директоры Фоат Фәрхаев ясаган алтын түбәле мәчет макеты да бар. Борынгы көнкүреш әйберләре, якташларының - сугышта катнашучылар һәм сугыш ветераннарының биографияләре белән стендлар да урын алган. Узган ел халык һәм иганәчеләр (Газинур Галимов һәм Рифнур Сөләйманов) акчасына авылда һәлак булган якташлары истәлегенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясалган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Смоленск, Белгород тирәсендә, Украина, Белорусия, Польша һәм Германия җирләрендә җирләнгән солдатлар арасында һәлак булган акъярлылар исемнәрен дә очратырга мөмкин. Татарстан Республикасының Хәтер китабында фронттан кайта алмаган 32 авылдашларының исеме мәңгеләштерелгән. Җидесе дошманнар әсирлегендә исән кала алган. Бәдри Садретдинов белән Самит Шәйдуллин "Идел - Урал" легионында булган, гитлерчыларның үгетләүләренә карамастан, сугышчылар ватаннарын сатмаганнар. Фашистлар ышанып тапшырган коралны оккупантларның үзләренә каршы кулланып, легионерлар үз намусларын гына түгел, Татарстан халкының да намусын саклап калганнар. Әйтергә кирәк, акъярлылар үз тарихларына бик сакчыл мөнәсәбәттә, хәзер "Акъяр авылы тарихы" китабын бастыру өчен материаллар туплана.
Өлкән буын
- Авылда яшәгән өлкәннәрне, аксакалларны, тыл хезмәтчәннәрен искә алмасак, авыл портреты тулы булмас иде. Аларның күбесе хезмәт сөю, тормышка, гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәт нисбәтеннән яшьләргә үрнәк булып торалар. Акъярда яшь гаиләләргә өлкән яшьтәге Минсылу Хафиз кызы белән Шәфикъ Мотыйгулла улы Сибгатовлар, Зөлфия Кубетдин кызы белән Фидаил Фәтхетдин улы Фәрхаев һәм башка гаиләләр озак һәм тату яшәү үрнәге күрсәтәләр. 89 яшьлек Шәфикъ бабай авылда иң өлкән ир-ат, иң өлкән әбигә 92 яшь - ул Маһирә Фәтхетдин кызы Мифтахова.
Сәламәтлек сагында аңлы булу
... Без ФАП-ка кагылганда анда "Сөт иле" ҖЧҖ-нең сыер савучысы Азат Сөнгатуллин килеп керде, ул мәгълүматлар тактасында гриппка каршы бушлай вакцина ясату турында белдерү укыган һәм үз инициативасы белән прививка ясатырга килгән.
- Вакцина алып кайткач, шунда ук белдерү элеп куйдык, - диде 20 елдан артык акъярлыларның сәламәтлеген кайгыртучы ФАП мөдире Сания Шәмсетдинова. - Вакцина бетеп килә инде, чөнки күбесе прививка ясатты инде. Гомумән, ФАП кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән, шикаятьләр юк.
Рухи тормыш
Башлангыч мәктәпнең 6 укучысыннан тыш, Акъярда 5 сыйныфтан 11 сыйныфка чаклы 25 укучы Шахмай мәктәбенә укырга йөриләр. Менә алар тирә-юнендә балаларга өстәмә белем бирү буенча төп тәрбия эшләре алып барыла да инде. Клубның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Халикова атнага ике тапкыр "Әкияттә кунакта" һәм "Җырлы - моңлы балачак" дип аталган иҗат берләшмәләрендә дәресләрдә аларны җырларга һәм биергә өйрәтә, авыл китапханәчесе Әнисә Фәрхаева түгәрәкләр алып бара. Эш үзенең җимешләрен дә бирә: китапханәдә балалар рәсемнәреннән ясалган стенд һәм матур кул эшләре куелган өстәл урын алган, балалар "Йолдызлык" район фестивалендә призлы урыннар алалар, болар - вокалчылар Аделя Галимова, Айназ Кәлимуллин, Рузилә Хәйруллина. Гомумән, Акъярда бәйрәмнәргә багышланган барлык мәдәни чаралар яхшы оештырылган дәрәҗәдә үткәрелә. Миләүшә Халикова сценарийларны да үзе яза һәм алай гына да түгел... Ул җирле шагыйрә дә әле, аның шигырьләре "Авылым, мин синең тәлгәшең" дип аталган җыентыкка кергән.
Китапханәче Әнисә Фәрхаева белән кызыклы сөйләшү булды. Акъярлылар хезмәт сөючән һәм хуҗалыкчыл кешеләр генә түгел, ә иң күп китап укучылар да булуы ачыкланды. Абонементта 246 укучы формуляры бар. Әлбәттә, иң актив укучылар - ул пенсионерлар икән. Өлкән буын татар телендәге әдәбиятны укый, яшьрәкләр исә детективлар, бестселлерлар, журналлар, җанга якын китаплар ала. Китапханәгә һәрвакыт йөрүчеләрдән Тәскирә Фәйзетдинованы, Галия Гатинаны атадылар, урта яшьтәгеләрдән - Фирдәүсә Вәлиева, Рәмзия Фәрхаева, Миләүшә Халикова. Әнисә Фәрхаева китапханәгә йөрүчеләрдән (йөрештән) бик канәгать. Әйтергә кирәк, китапларга карата мәхәббәт тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Чөнки 1883 елда ук Акъярда земский халык башлангыч училищесы эшләгән, анда 3 китапханә(!) булган. Авылның хат ташучысы Гөлнур Сабирова газета - журналларга актив язылганнары өчен авылдашларына рәхмәт белдерә: - Бездә абунәчеләр бик тә күп укый торган кешеләр! Минем план - 290, ә фактта 300 - 310 да ким булганы юк. "Яңа Чишмә хәбәрләре", "Ватаным Татарстан", "Акчарлак", "Сөембикә", "Ирек мәйданы", "Чибәркәй", "Гаилә учагы" һ.б. яздыралар.
Хәтта ялгыз яшәүче әби-бабайлар да байтак газета-журналларга язылалар. Әйтергә кирәк, Акъярда почта 1859 елда да булган, дөресрәге, этап - җибәрелә торган корреспонденцияләр килү юлында пункт, анда куну өчен урын, азык-төлек, фураж бирелгән.
Авылны төзекләндерергә яраталар
Акъяр федераль трасса буйлап урнашкан, шуңа күрә аңа карата игътибар да үзенә бер төрле - бәйләнүчән. Авыл, кешеләр кебек үк, матур һәм каралган булырга тиеш. Халык бу хакта онытмый һәм моңа көчен дә, акчасын да кызганмый. Алай гынамы әле, акъярлылар үз авылларын төзекләндерергә яраталар. Парклар ясыйлар, юлларны, андагы юл кырыйларын чистарту белән шөгыльләнәләр, контейнер мәйданчыклары тирәсен, ККК полигоны территорияләрен чиста һәм тәртиптә тоталар, аларның төзекләндерелгән чишмәләре дә бар. Күпме агач үсентеләре бар, бер генә АҖдә дә шулкадәрле утыртмый торганнардыр, мөгаен: ике елда 1038 агач утыртылган ("Җиңү" паркы, "Бәхет" скверы).
Ел саен май бәйрәмнәрендә авыл халкы һәм кунакка кайтучылар зират территорияләрен чистартуда актив катнашалар.
Авылны үстерүдә республика программалары да ярдәм итә, акъярлылар үзләре дә, үзара салым акчалары җыеп, моңа катнашалар. Быел авыл җирлегендә 115 мең сум акча җыелган, республика 475 мең сум өстәгән. Бу акчаларга юлларга вак таш салу, суүткәргечләрне, урам яктырткычларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Үткән елда үзара салым акчаларына чишмәгә куәтле насос һәм халыкка су бирү өчен ешлык урнаштырганнар, юл катламын ремонтлаганнар. Авыл җирлеге тарафыннан отылган 1 млн. сум грант акчаларына тагын 500 метр юлга вак таш салганнар. Ике җәяүлеләр күпере төзелгән, авыл урамнарын һәрчак үтеп йөрерлек хәлдә тоталар.
Эш принцибы - юнәлеш бирү һәм тәрбияләү
Тәҗрибәле, эшчән, эш өчен җанын-тәнен биргән кеше авыл башында торганда, калганнар да аңа иярә. Данияр Гайнуллин 29 ел шушы вазыйфаны уңышлы башкарып килә. Аның тәҗрибәсе, энергиясе, кешеләр белән эшли белү осталыгы аркасында авыл күп кенә күрсәткечләр буенча алгы сафларда бара. Данияр Сәгыйть улы туган авылын , аның эчке һәм тышкы проблемаларын биш бармагы кебек әйбәт белә.
- Борчыган проблема ККК полигоны. Хәзер аның кырыйларын тотып алдык, шулай да проблема калды әле - кайберәүләр анда көнкүреш калдыклары - чүп-чар белән бергә тирес тә илтеп бушата, алар аерым сакланырга тиеш. Җәза биреп кенә котылып булмый, бу хакта җыеннарда сөйлибез. Суүткәргечне ремонтлау, урамнарны ныгыту буенча күп эш эшләнде, тик бер елда барысын да эшләп бетереп булмый, киләчәктә дә эшне дәвам иттерәчәкбез. Су белән тәэмин итүдә хезмәт күрсәтүче оешма кирәк, бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш: берничә авылга бер ИЭ оештырырга телиләр. Кызганычка каршы, бездә 5-6 гаилә су өчен акча түләми. Иске авыл Советы бинасы подвалына капиталь ремонт ясап, анда спортзал ясау ниятебез бар. Алайса клубта тамаша залы спортзал булып хезмәт итә. Ә бу дөрес түгел.
Авылның киләчәге - фермерлыкта
Әлбәттә, авыл картая, - дип дәвам итә ул. - Авылда егетләр кала икән, аларга әле шофер, механизатор булып урнашырга мөмкин, ә менә яшь хатыннарга сыер савудан кала эш юк. Кафе ачылды, анысы әйбәт, анда туйлар үткәрелә, күрше авыллардан туган көннәр үткәрергә дә киләләр. Анда эшкә урнашканнарга да бик җайлы түгел, көне буена эшкә киткәч, хуҗалык эшләрендә җитешә алмыйлар. Берәр төрле җитештерү объекты ачылса әйбәт булыр иде дә бит.
Шулай да Акъяр АҖ башлыгы авылның киләчәген фермерлыкта күрә. - Бар да шуңа бара: гаилә фермалары, КФХ үсә, иң мөһиме, шуның белән шөгыльләнү теләге, хуҗалык алып бару осталыклары бар. Бу эш гасырлардан килә һәм акъярлылар аны саклап кала алганнар.
Язмада Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее, Акъяр АҖ башкарма комитеты, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, "На Засечной черте" китабы материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев