Өч исемле авыл
Авыл кешеләре үзләре яшәгән татар авылын яратып Акъяр авылы дип йөртәләр. Рәсми документларда ул Азеево дип йөртелә.
Авылга 17 гасырда нигез салынган. Революциягә кадәр аны Ак Яр, шулай ук Ак Тау дип тә йөрткәннәр. Авыл атамасының кайдан алынуы да аңлашыла - ул Чаллы елгасы ярына таралып урнашкан, яр буйларындагы ком исә ак төстә.
1771 - 73 нче елгы чыганакларда авыл "Чаллы елгасы ярындагы Азеево, Ак Яр авылы" дип күрсәтелә. Ул чакларда анда 166 йомышлы татар, 17 керәшен татары яшәгән. Икенчесенә кагылышлы тулы тарих та бар. Җирле легендадан мәгълүм булганча, XVII гасырда ук бу урын үзенең кешеләре белән үтеп баручы князь Азинга охшаган. Халык хәтерендә князьнең өйрәтелгән аюлары булу хакында әйтелә, һәм алар князьнең язмышында мөһим роль уйныйлар. Князь Азин авылдан 2 км читтә булган Исәнбирлегә кыз сорарга баргач, кызның йөргән егете дуслары белән бу чит кешене үтереп, гәүдәсен идән астына яшерә. Әгәр аюлары булмаса, Азинның эзләрен таба да алмаган булырлар иде. Алар хуҗаларының гәүдәсен табалар. Князьнең туганнары моңа үч итеп Исәнбирле кешеләрен юк итәләр. Һәлак булган князь истәлегенә авылны Азеево дип атыйлар.
18 һәм 19 гасырның беренче яртысында биредә яшәүче халык дәүләт крестьяннары категориясенә кертелә. Игенчелек, мал үрчетү, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән, читкә китеп тә эшләгәннәр. Хатын-кызлар киндер тукыма тукыган, ир-атлар умартачылык, балта эше белән шөгыльләнгән, җил тегермәне, ярма яру җайланмасы (3 кеше) тотканнар. 20 гасыр башына биредә 2 мәчет, 2 мәктәп, су тегермәне, тимерчелек, 4 бакалея лавкасы эшләгән. Бу чорда авыл общинасының имана җире 4192 дисәтинә тәшкил иткән.
Яшәгән халык саны: 1782 елда - 183 (ир-атлар), 1859 елда - 1113, 1897 елда - 1682, 1908 елда - 1926, 1920 елда - 2150, 1926 елда - 1165, 1938 елда - 962, 1949 елда - 675, 1958 елда - 528, 1970 елда - 589, 1979 елда - 461, 1989 елда - 406 кеше.
Күмәк хуҗалыклар
1919 елны акъярлылар округта беренчеләрдән булып беренче авыл Советына нигез салалар, аның рәисе итеп авылдашлары Гатаулланы сайлыйлар, берничә айдан аны Закир Абдуллин алыштыра. 1921 елгы ачлык вакытында авыл халкының бер өлеше, 1922 елны язын кабат әйләнеп кайту нияте белән, Украинага, Казахстанга чыгып китә.
Ул чакларда совет власте берникадәр паек һәм язгы чәчүгә орлыклар белән тәэмин иткән. 1929 елда беренче колхоз оештырылган. 1930 елда коллектив хуҗалыкта 11 хуҗалык булган, ә 1931 елның язына - 28. 1932 елның көзге урып - җыю эшләренә 200 хуҗалык үзләренең милекләрен берләштергән инде. Акъярдагы колхоз "Марс" дип аталган, ә 60 - 70 елларда "Маяк", 90 елларда "Акъяр" СПК га әверелә (җитәкчесе Равил Яруллин). 1998 елда "Азеево" КП дип аталган. Бу чорда КП-да 4000 га авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр, 600 шартлы баш терлек, 200 баш савым сыеры ( шуларның 130ы гольштин токымлы) булган. КП-да 110 га якын кеше эшләгән. 1998 елда бер баш сыердан уртача савып алынган сөт 3125 кг тәшкил иткән ("Азеево" КП җитәкчесе Ф. Батдалов).
Акъяр авылы бүгенгесе көндә
Акъяр авылына керү юлында "Рәхим итегез" дигән кунакчыл элмә такта каршы ала. Башлангыч мәктәп - балалар бакчасы, ФАП, клуб һәм авыл советы, ә аларда китапханә, ерак та түгел "Җиңү" паркы һәм һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл - болар бар да бик тә компактлы (җыйнак) урнашкан. Авылда тагын почта бүлекчәсе, ЭЭБнең участковый пункты, ике кибет, кечкенә ресторан һәм кафе бар. - Кибетләрдә бар нәрсәне дә сатып алырга мөмкин, ипи һәрчак яңа пешкән, - диләр авыл халкы.
Булдыклы һәм эшчән халык
Акъярлылар гомер-гомергә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, эштә булдыклы һәм хуҗаларча тапкыр, зирәк булулары белән аерылып торганнар. Акъярда гасырлар буе тупланган авыл династиясен һәм традицияләрен тамырдан йолып алырлык көч юк кебек. Әлегә кадәр эшче халыкның яртысы - хатын-кызлар (82) - авыл хуҗалыгында эшли, шуларның 75се - "Сөт иле" ҖЧҖ-дә, бюджет, сәнәгать һәм башка тармакларда - 75.
Авыл халкы чын мәгънәсендә хезмәт сөючән, күпчелеге үзләренең шәхси хуҗалыкларында 3-4әр баш сыер асрый, үгезләр симертә. Акъярлылар бер хуҗалыкка булган терлек саны буенча алдынгылар сафында, 120 йортта 373 баш МЭТ, 64 йортта савым сыерлары бар - барлыгы 152 баш. Соңгы елда ШЯХ дан кергән табыш (керем) елына 4,6 дан 5,1 млн. сумга кадәр арткан. Елдан ел терлекләр саны арта, ә алар арткач авыл халкының керемнәре дә арта дигән сүз. 11 хуҗалык 4 шәр һәм аннан да күбрәк сыер асрый, 15 йортта - 3 шәр, 16 йортта - 2 шәр, калган 22 хуҗалыкта берәр сыер. Фоат Госсаметдинов 31 баш МЭТ асрый, шуның 10сы савым сыеры һәм 250 баш кош-корт. Рөстәм Галимов хуҗалыгында 12 баш МЭТ, шуның 4 се сыерлар, Галимов Илдарның - 11 баш МЭТ, шуның 5се сыерлар. Авылда Дәүләтшиннарның гаилә фермасы уңышлы гына эшли, ике КФХ бар. Акъярлылар сарыклар, атлар, кош-корт асрыйлар, умарталары да бар. Алар булдыклы халык һәм ШЯХ га ярдәм итүче барлык дәүләт программаларыннан бик теләп файдаланалар. Пай өчен үзвакытында бөртек бүлеп биреп, "Яңа Чишмә" а/фда халыкка ярдәм итә.
Матур яшәүне тыеп булмый
Булдыклы, сакчыл һәм дөрес яшәү рәвеше алып бару акъярлыларда элек-электән килгән һәм ана сөте белән күчә. Болар бар да авылның тышкы күренешендә чагыла: ак кирпечтән төзелгән матур йортлар, матур итеп бизәлгән капкалар, капка төпләрендә машиналар - хәтта ялгыш кына күз төшерсәң дә халыкның матди яктан яхшы тәэмин ителүен сизәсең. Акъярлылар һәрчак үзләренең йортларын карап - кайгыртып яши: ремонтлый, бизи һәм төзекләндерә. - Хәтта әбиләрнең өйләрендә дә пластик тәрәзәләр, өйләр тышланган, түбәләр заманча материаллар белән алыштырыла, - дип сөйли башкарма комитет секретаре Рәсимә Минабетдинова. "Татар кешесенең кесәсендә 100 сум акчасы гына калган булса да, ул аны да үз йортын төзекләндерүгә тотып бетерәчәк", диелә татар халык телендә. Авылда 94 җиңел автомашина, ШЯХ да үз тракторлары (7) бар. Һәр кеше үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын чиста һәм тәртиптә тотарга тырыша, бу сөенечле дә.
Гыйбадәт кылу урыны - мәчет
.jpg)
Беренче мәхәллә 18 гасырның икенче яртысыннан бирле эшләгән. XX гасыр башларында эшләнгән мәчет бик күптәннән төзелгән булган, ә 1878 елда реконструкцияләнгән. Икенче мәхәллә яңа мәчет төзелгәч 1897 елда барлыкка килгән. Совет заманында мәхәллә 1930 елга чаклы эшләгән. 1929 елның сентябрендә күрше Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылындагы мулланы кулга алганнар. 2 айдан, 4 ноябрьдә аны Казанда авылдашларына терлекләрен караучысыз калдырмаска һәм булган ашлыкларын гомуми (күмәк) амбарга салырга киңәш итмәгәне өчен атып үтерәләр. Акъяр муллалары үз якташларын яклаганга, алар да советларга каршы пропаганда алып баруда гаепләнеп, репрессияләнәләр. Авыл мәхәлләсенең икенче тормышы 21 гасырда башлана. 2011 елның җәендә мәчеткә капиталь ремонт ясала. Соңгы тапкыр аны быел - 2016 елда ремонтлыйлар: түшәмен җылыталар, стеналарына косметик ремонт ясыйлар. Иганәчеләре дә шушы авыл һәм шул авылдан чыккан кешеләр, танылганнары да бар, алар: "Татэнергосбыт" ҖЧҖнең генераль директоры Рифнур Сөләйманов, ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов. Ун еллап авылның абруйлы шәхесе Галимҗан Мотыйгулла улы Гайфуллин (мәрхүм) имам-хатыйп булып торган. Бүгенгесе көндә бу вазыйфаны Илгиз Әшрапов башкара, берүк вакытта ул әле район мөхтәсибе дә булып тора. Ул халык һәм яшьләр арасында актив рухи-дини эш алып бара. Атна саен җомга көннәрендә җомга намазлары укыла. Шулай ук елга ике мәртәбә барлык авыл халкы һәм кунаклар катнашында Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә гает намазлары укыла.
Мәктәп буш тормас
Башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфында хәзер 2, 2 һәм 4 сыйныфта 2 шәр бала - барлыгы 6 укучы укый. Күз алдына китерүе дә кыен, 100 ел элек, Акъярда өч мәктәп эшләгән! Әле күптән түгел генә урта мәктәп эшләп килде, укытучылар коллективы да зур иде. Хәзер хезмәт стажлары 20 елдан артык булган тәҗрибәле 2 педагог калган, тик укытырга балалар гына юк. Шулай да өмет юк түгел. Бинаның икенче яртысында урнашкан бакчага 10 бала йөри, дүртесе беренче сыйныфка барырга җыена. Статистика да өметле: 2016 елның 1 гыйнварына мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны - 27, 2015 елның 1 гыйнварына алар 16 булган.
- Быел тагын 2 бала дөньяга килде, - дип раслады ФАП акушеркасы Гөлсинә Кәбирова. Рифат Фәхретдинов гаиләсендә - беренче, икенче гаиләдә - өченче сабый туган. Бер гаиләдә өченче бала булып бер сабый туарга тора. Бер яшьлек дүрт бала бар. Авылда туйлар да булып тора, димәк, авыл яши, яшәрә бара әле. Күптән түгел Нәкыйп һәм Гөлфия Дәүләтшиннарның уллары өйләнгән (киленнәре Шахмайдан), егет әти-әнисе белән гаилә фермасында эшли. Яшь өйләнешүчеләрнең икенче пары Казанда яшәргә җыенса да, туйларын Акъярдагы кафеда уздырганнар. Яшь гаиләләр төзү эшләре белән дә мәшгуль: 2016 елны 2 фатир төзелгән. Акъярны читтән кайтучылар да үз итә: 2015 елны балалары белән ике гаилә кайткан, ана капиталы акчасына торак сатып алганнар. 2015 һәм 2016 елда армиядән кайткан өч егет тә авылда калган. Тиздән тагын 4 егет кайтырга тора, бәлки алар да авылда калырлар. Хәер, авылда өлкән яшьтәге кешеләр күп, дөрес балалар үстерәсе яшь гаиләләр дә юк түгел. Авылда ишле гаиләләр дә, мохтаҗлары да юк, чөнки акъярлылар тырыш, хәлле кешеләр. Кыскасы, авылның киләчәге бар, һәм җирле мәктәп тә буш тормаячак.
Нет комментариев