Бәйрәм белән!
Хөрмәтле райондашлар, кадерле балалар!
Сезне чын күңелдән җәйге бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм безгә һәр баланың бәхетле балачагын тәэмин итү, аларның имин киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искә төшерә.
Балалар турында кайгырту – ул илебезнең киләчәге турында кайгырту. Яңа Чишмә районында балаларны яклауга, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга җитди игътибар бирелә, сыйфатлы белем алу, үсеш һәм ял итү өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла.
Безнең районда талантлы балалар бик күп. Алар укудагы, иҗаттагы, спорттагы уңышлары белән безне һәрдаим сөендерәләр, ел саен конкурслар һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар.
Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көчләрен куйган ата-аналарга, педагогларга һәм барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Балаларыбызга ныклы сәламәтлек, каникул вакытында бик яхшы ял, әти-әниләр һәм дуслар белән аралашу шатлыгы, онытылмас тәэсирләр телим!
Егор Тарнавский,
Яңа Чишмә муниципаль
районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев