Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрбиләргә Яңа ел бүләкләре әзерлиләр

Тиздән Яңа ел, бүләкләр һәм сюрпризлар алу вакыты!

«Березка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сюрприз әзерләргә булганнар. Бу хакта редакциягә балалар бакчасы мөдире Елена Корнева хәбәр итте.

«Декабрь башында балалар бакчасында «Солдатка Яңа ел посылкасы» акциясе оештырылды. Бакчабызда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм хезмәткәрләр озак саклана торган продуктлар: консервалар, кәнфит, печенье һәм башка тәм-томнар, шулай ук шәхси гигиена чаралары җыйдылар.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрбиләргә рәсемнәр, котлау открыткалары ясап, тәрбиячеләре белән бергә анда матур сүзләр яздылар.

Әлеге гамәлләр белән без волонтерлык хәрәкәтен хуплыйбыз, балаларга яхшы үрнәк күрсәтеп, патриотлык, үзара ярдәмләшү, игелек, юмартлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез.

Җыелган әйберләр махсус гуманитар ярдәм җыю пунктларына җибәрелде, шуннан соң посылкалар СВО зонасына озатылачак һәм безнең солдатларны шатландырачак.

Хезмәткәрләргә һәм Софоновлар, Корневлар, Горбуновлар, Темниковлар гаиләләренә әлеге акциядә актив катнашулары,битараф булмаулары һәм хезмәттәшлек итүләре өчен зур рәхмәт! 

Җир йөзендә киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер булган юмарт кешеләр булганда, якты киләчәккә ышаныч һәм өмет бар әле! Димәк, без бергә җиңәчәкбез! Без бит үзебезнекеләрне ташламыйбыз!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев