Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар иминлеге

Балаларны куркыныч турында кисәтү - ата-аналарның бурычы.

Сезнең исемнән нинди дә булса әйберне яисә акча биреп торуны, төнгелеккә кунып чыгуны сорап сезнең өйгә беркемнең дә килә алмаганлыгын балаларыгызга аңлатыгыз. Хат ташучы, табиб, полиция, сантехник, электрик, әти-әниләрегезнең танышлары дип атаган кешеләргә, хәтта, алар үтенеп үк диярлек сорасалар да, ишек ачарга ярамый.

-Балаларыгызга түбәндәгеләрне яхшылап аңлатыгыз:

-таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз,

-таныш булмаган кешеләр белән беркая да бармагыз,

-алар ничек кенә үгетләсәләр һәм кызыклы әйберләр тәкъдим итсәләр дә,

-таныш булмаган кешеләр белән машинага утырмагыз,

-караңгы төшү белән урамда уйнамагыз,

-таныш булмаган кешеләр белән подъездга, лифтка кермәгез.

Балага чит кеше белән аралашырга ярамаганлыгын аңлату бик мөһим.

Чит кеше аның исемен әйтергә, әнисенең үтенече белән килүен әйтергә мөмкин, мультфильмнар карарга яки конфет та тәкъдим итә ала. Ләкин кеше балага таныш булмаса, ул барлык тәкъдимнәрне кире кагарга һәм куркыныч булган очракта: «Мин аны белмим!», дип кычкырырга тиеш.

Ата-аналар балага беркайчан да, бернинди шартларда да, аны мәктәптән алып кайтыр өчен таныш булмаган кешене җибәрмәүләрен аңлатырга тиешләр. Әгәр дә андый кеше кем дип үзен атаса да, шунда ук кеше күп булган урынга йөгерергә, әти-әнисенә шалтыратырга яки полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз, яшүсмерләр түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

-өйдән чыккач, кая барулары һәм кирәк булганда алар белән ничек элемтәгә кереп булуын һәрвакыт хәбәр итәргә,

-таныш булмаган компанияләргә чакырулардан, очраклы танышудан читтә булырга,

-өйгә кайчан кайтуын телефон аша хәбәр итәргә.

Балагызның кем белән аралашуын һәм кайда булуын күзәтегез.

Балагызның шикле әдәбият  белән кызыксынуын һәм видео карау-карамавын тикшерегез. Интернетта баланың аралашуын чикләгез һәм контрольдә тотыгыз.

Кичке һәм төнге вакытта балаларыгызны урамда ялгызлары гына йөртмәгез.

Баланы урамга чыгарган саен, аңа төп юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген исенә төшерегез:

-юлның машиналар йөрү өлешендә светофорның яшел утына гына чыгу           (җәяүлеләр кичүе буенча гына), ә җайга салынмый торган чатларда - тротуарлар һәм юл кырыйлары линиясе буенча - барлык автомобильләр җәяүлеләрне үткәрергә дип туктагач кына хәрәкәт итәргә кирәк.

- күрүчәнлекне чикләүче әйберләр (туктаган автомобильләр, куаклар һ. б.) артыннан юлга чыкмаска,

-юлга якын булган тирәләрдә уйнамаска,

-җәмәгать транспорты артына тотынып йөрмәскә,

-җәмәгать транспортыннан чыккач, аның артыннан да, алдыннан да әйләнеп чыкмаска, ә аның үтеп киткәнен көтәргә кирәк,

-яктылык кайтаручы элементлар белән әйберләр йөртергә дә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев