Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларга бирелгән йөрәк җылысы

Гомерен мәктәпкәчә белем бирүгә багышлаган педагог һәм остаз Рушания Гомәр кызы Җамалиева турында аның хезмәттәше Наталья Ведякина сөйли

Кырык елдан артык педагогик стаж – тулы бер дәвер. Гомеренең кырык елын, күңел җылысын балаларга багышлаган Рушания Гомәр кызы Җамалиева.

Аның һөнәри юлы чиста биттән һәм ачык максаттан башланган: тәрбияче булу – аның күңел таләбе. Яңа гына мәктәп тәмамлап, Чистай педучилищесына кергән яшь кыз балаларга белем бирергә генә түгел, ә һәрбер баланы дуслаша белергә өйрәтергә, башкаларны кайгырту һәм хөрмәт итү, ярдәм итү сәләтен үстерергә хыялланган.

Еракта калган ул елларны искә алып, Рушания Гомәр кызы төркемнәрдә утыздан артык бала булган, ә яслегә әле йөри белмәгәннәрне дә китергән вакытлар турында җылылык һәм җиңелчә моңсулык белән сөйли. Көн саен балаларга игътибар, күңел жылысы биреп, аларны төрле яктан үстереп, беренче адымнарын ясарга ярдәм итәргә, мәхәббәт һәм назны һәрбер балага тигез бүлеп бирергә кирәк. «Үз адресыма «әни» сүзен күптапкырлар ишетергә туры килде», – ди ул. Дидактик материаллар һәм уенчыклар җитмәүне тырышлык белән, иҗатны эшкә җигеп кулдан ясалган  әсбаплар тулыландырган: төшке аштан соң балалар йоклаганда тәрбиячеләр осталарга әйләнеп, кул астындагы әйберләрдән төрле ярдәмлекләр һәм уен материаллары ясаганнар иде. Бу - чын фидакарьлек үрнәге.

Балаларга чиксез мәхәббәте, югары һөнәри осталыгы һәм оештыру сәләте җитәкчелек тарафыннан да бәяләнә. Рушания Гомәр кызы Яңа Чишмәнең «Теремок» балалар бакчасы мөдире итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә һәр баланың йөрәгенә юл таба алучы һәм бакчада әкияти җылылык һәм матурлык атмосферасы тудыра алучы уртак фикерле уникаль коллектив туплана. Балаларын бакчада калдырган әти-әнинең күңеле һәрчак тыныч: аларның балалары иң ышанычлы кулларда. «Теремок» балалар бакчасы район конкурсларында даими җиңү яулап, бөтен район өчен методик мәйданчыкка әверелә.

Коллективның зур потенциалы аның сизгер җитәкчелеге астында ачыла. Грамоталы остаз, камил лидер һәм ышанычлы иптәш буларак, ул һәрвакыт үзенең хезмәткәрләренә ярдәмгә килә. Башкаларның борчуларын үзенеке итеп кабул итү һәм ихлас ярдәм сүзләрен табу осталыгы аша ул хөрмәт һәм ихтирам яулый.

Соңрак, «Ландыш» балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшләгәндә, аның яңалыкка омтылышы һәм педагогик таланты яңа көч белән ачыла. Яшь белгечләр өчен ул балалар психологиясенең иң катлаулы сорауларына җавапларны белә торган акыллы остазга әверелә. Бәяләп бетергесез тәҗрибәсе, осталыгы һәм таланты белән ул бик теләп бүлешә. Бүген аның белән тәҗрибә туплаган күп кенә тәрбиячеләр үзләренә ышаныч биргән, үз стильләрен булдырырга ярдәм иткән һәм нечкә бала җанына ачкыч таба белгән үзләренең хезмәттәшләрен җылылык белән искә алалар.

Хезмәт ветераны, атказанган мәгариф хезмәткәре Рушания Җамалиева бүген лаеклы ялда булса да, балачак дөньясыннан башка үзен күз алдына китерә алмый. Ул бакча яңалыклары белән кызыксына, хезмәттәшләренә ярдәм итә һәм аларның уңышларына ихлас сөенә. Аның кебекләр турында: «Педагог гомере буена педагог булып кала» диләр.

Бүген ул – ике кызының искиткеч әнисе һәм бәхетле әби. Кайчандыр сабыйларның тулы бер буыннарына ярдәм иткән педагогик ачышлар хәзер аның яраткан оныкларына шатлык һәм зирәклек бүләк итә. Рушания Гомәр кызы Җамалиеваның гомер юлы – бер олы йөрәкнең йөзләгән башка йөрәкләрне җылытып, аларда игелек һәм сүнмәс яктылык калдыру тарихы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев