Кадерле балалар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм ата-аналар!
Сезне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйм!
Бүген беренче сыйныф укучылары өчен аеруча тантаналы һәм дулкынландыргыч көн. Алар өчен яңа, әле таныш булмаган, ләкин бик якты һәм кызыклы вакыйгалар белән тулы тормышка мәктәп ишекләре ачыла, бу – яңа белемнәр һәм үз сәләтләреңне ачу вакыты.
Кадерле балалар! Һәр елның беренче сентябреннән белем дөньясына авыр, ләкин бик мавыктыргыч юл башлана. Исегездә тотыгыз: районыбызның, республикабыз һәм тулаем илебезнең киләчәктәге иминлеге сездән, бүгенге мәктәп укучыларыннан тора. Шуңа күрә укуыгызның һәр көнен нәтиҗәле файдалануыгыз мөһим.
Хөрмәтле укытучыларыбызга уңышлар, зирәклек, укучылар ихтирамын, ә укучыларга – тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм тирән белем үзләштерүләрен телим.
Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән!
Егор Тарнавский,
муниципаль район башлыгы.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев