Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер атнада абунәчеләр саны 200 гә артты

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 10 июньнән 18 енә чаклы абунәче атналыгы үткәрде һәм ул нәтиҗәле үтте. Бу көннәрдә район газетасына 200 ләп кеше язылды.

Шушы атнада газетабызга язылучылар өчен 21 июньдә призлар уйнатылды. Иганәчебез эшмәкәр Рамил Нуртдинов булды һәм без аңа бу игелекле гамәле өчен бик рәхмәтле, бизнесында уңышлар телибез.
200 ләп абунәченең унлабы гына приз уйнатуга килде, Красный Октябрь, Акбүре, Әдәмсә, Петропавел Бистәсе абунәчеләре үзләренең язылу квитанцияләрен җибәргәннәр.
Приз отучы яңачишмәлеләр Мария Завалишина, Нина Посаженкова, Рәмзия Сабирова, Мингаян Мокеева, Елена Калмыкова һ.б. булды.
-Район газетасына гел язылып, алдырып торам, тулысынча укып чыгам, - дип сөйли Нина Федоровна Посаженкова. -Газета кызыклы, эчтәлекле, бөтен район яңалыкларын газета аша белеп торам.
Барлыгы 25 приз уйнатылды, уйнатуда 100 гә якын яңачишмәле катнашты.
Газетабызга язылу иртәгә, 25 июньдә, төгәлләнә. Бүгенгә чаклы язылырга өлгермәүчеләрне ашыгырга, почта бүлекләренә чакырып калабыз.
Башка приз ияләренең фотоларын novoshishminck.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев