Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер гасырлык гомер юлы

12 февральдә Әдәмсә авылыннан тыл хезмәтчәне Гөлсимә Миңнехан кызы Сабитова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Соңгы ике айда Гөлсимә Сабитова әлеге авылда йөз яшьлек икенче юбиляр.

Хөрмәтле авыл кешесе

Инде 10 елдан бирле Гөлсимә әби кышын Яр Чаллыда — кече кызы Асиядә яши. Көннәр җылыткач кызы белән авылга кайта, ә кайвакыт кыш көне дә Асия руль артына утырып, айга бер тапкыр әнисен туган нигезгә алып кайта.

Асия әнисенең олы яшьтә булуына да карамастан, яшәү теләге зур булуын сөйләде. Аңа барысы да кызык: ул телетапшырулар карый, дини китаплар укый, хәтта биш вакыт намазны да калдырмый. Гөлсимә әби динне бик хөрмәт итә — ул 60 яшьтән алып 85 яшькә кадәр Әдәмсәдә абыстай да булган. Авылларда татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм динне яхшы белгән хатын-кызны шулай дип атыйлар. Абыстай авылда бик хөрмәтле кеше булып санала. 25 ел дәвамында авылдашлары Гөлсимә әбине үз йортларына бала туу, якыннарының бакыйлыкка күчү уңаеннан, хатын-кызлар гына җыелган дини бәйрәмнәргә Коръән укырга чакырганнар.
Минем яраткан әбием

Шөкер, Гөлсимә әби олы яшьтә булса да әле нык тора. Яхшы ишетә, катарактаны дәвалаганнан соң күрү сәләте дә зарланырлык түгел. Аның йөрүе генә начар, шуңа Гөлсимә әби кызы ярдәмендә хәрәкәт итә. Әмма пилмән ясарга, бәрәңге әрчергә кирәк булса, ул моны бик теләп эшли. Кайвакыт бәйли дә әле, чөнки яшьрәк чагында ул бу эшләрне бик оста башкарган — теккән дә, бәйләгән дә. Бер ай элек өйдәгеләр белән бергә ОРВИ белән чирләгән. Шуннан соң бераз көчсезләнгән, хәзер инде терелеп килә.

— 98 яшендә әни аякларының хәрәкәтен яхшыртасы килеп, өй тренажерының педальләрен әйләндергән иде. Без моны хәтта видеога да төшердек, — дип сөйли кызы.

Балалары, 9 оныгы, 20 оныкчыгы һәм аларның 2 баласы әбиләре белән горурлана. Еш кына аның янына килеп, хәлен белеп китәләр һәм аны назлы итеп «тәти әбием» дип атыйлар. Гомумән, Гөлсимә әби кунаклар кабул итәргә бик ярата. Әдәмсәдәге йортының ишекләре барысы өчен дә һәрвакыт ачык булган. Килүчеләрне тәмле ризыклар белән сыйларга яраткан. Әлегә кадәр туганнары җыелган җиргә, кызы Асия белән бергә үзенең «фирменный» ризыкларын әзерләргә тырыша.
Әмма исән!

Ул гади колхозчылар гаиләсендә өлкән бала булып туган. Кечкенә чагында әти-әнисе, 20 нче еллар ахырында булган ачлыктан качып, Ташкентка киткәннәр. Әмма кире авылга кайтканнан соң да, гаилә начар яшәгән һәм әтиләре шахтага эшкә киткән. Тиздән забойдагы җимерелү аркасында әтиләренең үлүе турында хәбәр килгән. Гөлсимәгә ул вакытта өч яшь кенә булган. Бәхеткә, бу хата булып чыккан. Өч ай вакыт үткәч, гаилә башлыгын өйгә алып кайтканнар, аның бер аягы булмаган, ә икенчесе бөгелми торганга әверелгән. Ләкин ул үлмәгән, ә исән кайткан...

-Бабам нык, көчле кеше булган. Бервакытта да эшсез тормаган: атлар җиккәндә кирәк булган әйберләрне рәтләгән, сугыш вакытында ындыр табагында каравылчы булган. Киез итекләр бастырган, төпләрен теккән һәм әнине дә бу эшкә өйрәткән. Алар бергәләп заказ буенча эшләгәннәр. Аның инвалидлык буенча пенсиясе дә гаиләне ачлыктан коткарган, — дип сөйли Асия. — Әни, балаларның иң олысы буларак, кырга салам, урманга ботаклар җыярга барган. 12 яшеннән колхозда эшли башлаган.

Кияүгә чыгу тарихы

Бервакыт сугыш алдыннан Гөлсимәне Мордовиягә урман кисәргә җибәргәннәр. «Кыш иде, аннан көч-хәл белән исән кайттык», — дип искә ала әби. Сугыш башлангач, аны Мәскәүгә окоплар казырга җибәрергә теләгәннәр. Әмма авылдашы, 25 яшьлек Харис Сабитов кызны кызганган: «Әгәр китсәң, исән килеш кире кайтмаячаксың», дигән. Ул аңа тәкъдим ясаган. Гөлсимә бик чибәр, авылның беренче гүзәле булган. Егет мондый кызны авыр эшкә җибәреп, харап итәргә ярамый дип уйлаган. 1941 елның декабрендә Гөлсимә аңа кияүгә чыккан. Тиздән Харисны фронтка алганнар. Яшь хатын каенанасының өендә яшәп калган. Ач булмаганнар, хуҗалыкта сыер асраганнар. Бер елдан соң Харисны яралану сәбәпле комиссовать иткәннәр һәм Казанга хәрби заводка эшкә җибәргәннәр. Ул анда Җиңү көненә кадәр хезмәт куйган. Гөлсимә исә колхозда эшләгән. Әдәмсәдә сугыш елларында тиф чире таралган. Бөтен авыл халкы чирләгән, күп кеше үлгән. Кыю яшь хатын йорттан-йортка йөреп, мохтаҗ булган һәр кешегә ярдәм иткән.


«Минем сандугачым»

Сугыштан соң Гөлсимә төрле эшләрдә, фермада, ә Харис гомере буе 
башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Әдәмсәдә һәм күрше Киерлы, Адамча, Зирекле авылларында укыткан.

— Алар бик тату яшәделәр, бергә 52 ел гомер иттеләр. Әти беркайчан да эчмәде, сүгенмәде, әнигә назлы сүзләр белән, «Минем сандугачым» гына дия иде. Эшчән булды, — дип искә ала Асия. — Ләкин өйгә шимбә-якшәмбе көннәрендә генә кайтты, йортны, хуҗалыкны, нигездә, әни җитәкләде. Без апам белән терлекләрне карадык, сыер саудык, абыйларым утын, печән әзерләде. Әни үзе дә алны-ялны белмәде, эшләде.

1945 елдан 1962 елга кадәр Гөлсимә әби 8 бала таба, биш баласы исән-сау үсә. Хәзер кызы Асия, уллары Рәис һәм Фәис аның янәшәсендә. Олысы Рафик инвалид булган, 50 яшендә вафат була, өлкән кызы 60 яшендә йөрәк өянәгеннән үлгән. Балалары төрле һөнәрләр алган. Барлык балалары, оныклары Яр Чаллыда, кайберләре (оныклары Һәм оныкчыклары) Чистайда һәм Казанда яши.

Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашучының тол хатыны Гөлсимә Миңнехан кызы Сабитова тыл хезмәтчәне буларак юбилей медальләре һәм күп балалы ана буларак — Ана медале белән бүләкләнгән.

Йөзгә кадәр яшәү

Игелекле, шат күңелле, оптимист. Туганнары аның турында әнә шулай диләр.

— Барысын да яратты, беркемне дә әрләмәде, беркем белән дә талашмады, күршеләр белән тату яшәде, — ди кызы. — Биш ел элек: «95 яшькә кадәр яшәдем, тагын биш ел гына нишләп яшәмәскә?!», — дигән иде әле ул.
Юбилей көнендә Гөлсимә әби туган авылына кайтырга ниятли.

-Әнием миннән: «Үлгәч мине җирләргә барысын да чакырыгыз, бөтен авылны, диде. Ә мин аңа: «Әле иртә, әни, башта йөз яшь тулган көнеңә чакырырга кирәк, ә аннары, Ходай ничек язган, шулай булыр, дим. Барысы да әйбәт булса, юбилейга Әдәмсәгә кайтып килербез. Чөнки, авыру аркасында, бер ай авылга кайткан булмады», — дип сөйләде Асия.

Без Гөлсимә Миңнехан кызын олы юбилее белән котлыйбыз! Ул — безнең тере тарихыбыз. Аның кебек кешеләр дөньяда бик аз калган.

— Бер гасырлык дата, 100 яшь! Мондый сирәк вакыйганы иң нык, тормышны яратучы, иң акыллы һәм иң игелекле кешеләр генә билгеләп үтә ала, — ди Асия. — Әнием, син үз гомереңдә бик күп яхшылыклар эшләдең. Күзләрең Һәрвакыт игелек һәм яктылык белән балкыды. Сиңа сәламәтлек, көч, туганнарыңның, якыннарыңның хөрмәтен һәм кайгыртуын тоеп яшә! Юбилеең, йөз яшьлегең белән сине!!!

Бер гасырлык гомер юлы

Бер гасырлык гомер юлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев