«Бер күрешү — үзе бер гомер» бәйрәм кичәсе
Икенче октябрь көнне Шахмай мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан, «Бер күрешү — үзе бер гомер» дигән исем астында бик матур чара үтте.
Бер күрешү — үзе бер гомер, ди
Күрештегез бүген биредә.
Аллаһ насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә
Яшьлегенә кайта аз гына...
Бәйрәм мәдәният хезмәтәрләренең, музей һәм библиотека җитәкчеләренең чыгышы белән башланып китте. Шулай ук Шахмай урта мәктәбе укучылары Багаутдинова Зөлфия матур шигырь сөйләп, гармунчы егетебез Харрасов Риназ татар халык көйләреннән тезмә уйнап, әби-бабайларыбызны сөендергәннән соң, сүз Шахмай авылы җирлеге депутаты Сөләйманов Гомәр Мөхәммәт улына бирелде. Ул өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Кичә барышында «Рәйхан» төркеме кызлары иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм, сый-хөрмәтләрдән сыгылып торган, чәй өстәле белән бергә үрелеп барды. Ветераннарыбыз рәхәтләнеп ял итеп, сөйләшеп, җырлап, күңелле утырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев