«Берёзка» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узган
Җәмгыять

«Берёзка» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узган

Бу хакта безгә Черемухово Бистәсенең «Берёзка» балалар бакчасы мөдире Елена Корнева хәбәр итте.

- Коллективны һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Черемухово авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина килде.  Матур итеп бизәлгән залда чыршы утлары җемелдәде, ә Кыш Бабай һәм Кар кызы, Душечка-Марфушечка һәм башка әкият геройлары балаларның күңелләрен күрделәр.  Сабыйлар үзләре дә бәйрәмгә  төрледән-төрле костюмнардан килгән иделәр. Барысы да бер мәлгә тылсым-могҗизалар, маҗаралар һәм гаҗәеп сюрпризлар атмосферасына күмелде. Алар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, рәхәтләнеп төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабай сабыйларга күптән көтелгән бүләкләрне тапшырды, барысы да бәйрәмнән бик күп уңай эмоцияләр алдылар.  Нефть компаниясе (директоры - Илдар Шәйхетдинов) инде өч ел рәттән балалар өчен бүләкләр алуда иганә ярдәме күрсәтә. Әти-әниләр һәм балалар әлеге компаниянең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, аларны якынлашып килүче Яңа Ел белән котлыйлар һәм яңадан-яңа уңышлар телиләр.


Нет комментариев