Бүген, 2 сентябрьдә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә Бесландагы фаҗигале хәлләрне искә төшергән чаралар булып узды.
12 ел элек, 2004 елның 1 сентябрендә террорчы - үлемгә дучар кешеләр өч көн буе Беслан шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә меңнән артык кешене заложник итеп тоттылар, террорчылык акты нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шулардан 186сы балалар.
2 сентябрьдә район мәктәпләрендә класс сәгатьләре, аграр колледжның Яңа Чишмә филиалында әлеге вакыйгага багышланган "Без онытмадык сине, Беслан!" дип аталган чара булып узды. Иртәгә, 3 сентябрьдә "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән республика дәресе булачак.
Сентябрь дәвамында укучылар әлеге исем астында рәсемнәр конкурсында катнашачаклар.
Нет комментариев